Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылучылар арасында ике сертификат уйнатылды

Сертификатларга Гөлсәрия Якупова һәм Юлия Тимерханова лаек булды.

1 ноябрьдә очраклы саннар генераторы ярдәмендә 18 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылучылар арасында ике сертификат уйнатылды.
Аларның берсе буенча «La vera pizza» пиццериясеннән хуш исле пицца алырга, ә икенчесе ярдәмендә @golovnye_ubory22 кибетеннән матур, җылы башлык сатып алырга мөмкин иде.
Шулай итеп, матур башлык алуга сертификатны 23нче санлы квитанция белән Гөлсәрия Якупова алды.

 Ә икенче сертификатка (пицца алуга) Юлия Тимерханова (47 санлы квитанция белән) лаек булды.


— "Алабуга нуры"н даими алдырам. Киләсе яртыеллыкка язылган вакытта, «бәлки бүләк тә отып куярмын әле» дип уйлаган идем, юраганым юш килде. Бүләкле дә булып куйдым, рәхмәтем чиксез. Шалтыратып хәбәр иткәч, ничек сөенгәнемне белсәгез, — дип хис-кичерешләрен уртаклашты Гөлсәрия Якупова.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Безнең белән бергә булганыгыз, газетаны яратып укыганыгыз өчен рәхмәт!

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев