Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» редакциясендә яңа китап сатыла

Бәясе нибары 100 сум.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Редакциябездә яңа китаплар сатыла.

Шушы көннәрдә генә сатуга Айгөл Әхмәтгалиеваның «Һәркемгә бер кояш» исемле китабы кайтты. Айгөл Әхмәтгалиеваның бу әсәре заманча, инстаграм челтәрендә үзара аралашу рәвешендә язылган.

Язучы әлеге әңгәмәләрдә бүгенге тормышның кискен проблемаларын күтәреп чыга. Төп геройның шәхси тормышындагы сынаулар янәшгәсендә туган тел, мәктәптә аны укыту һәм татар авылының киләчәге хакында уйланулар әсәр нигезен тәшкил итә. Бәясе нибары 100 сум. Китап кесә форматында, шуңа күрә аны үзең белән йөртү уңайлы, кайда гына булсаң да, алып укырга менә дигән!

Моннан кала редакциядә балалар өчен «Күңелле әлифба» сатыла. Монда балалар өчен кыска шигырьләр, уеннар, логик мәсьәләләр, язу күнегүләре урын алган. Әлеге китап 3-8 яшьлек балаларга тәкъдим ителә. Аның ярдәмендә бала китап битләрендә ясалган матур рәсемнәргә карап, әлифбаны тизрәк һәм теләп өйрәнер, ябыштыргычлар ярдәмендә мавыктыргыч биремнәр үтәр, махсус QR-кодлар аша үтеп, YouTube каналда «Күңелле әлифба» тапшыруының барлык чыгарылышларын карый алыр. Кыскасы, әлеге китап әти-әниләргә балалары белән татар әлифбасын кызыклы итеп өйрәнергә ярдәм итәр. Бәясе — 390 сум.

Шулай ук төсле ябыштыргычлар белән балалар өчен буягычлар (100 сум), «Йолдызлы сканворд» (70 сум) бар.

Үзегезгә ошаган китапларны Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча эш көннәрендә сәгать 8.00дән 12.00гә кадәр, 12.00дән 17.00гә кадәр килеп алырга мөмкин. 

Китаплар санаулы гына. Укырга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз! Сезне көтеп калабыз! Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев