Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга паркларында бу җәйдә 200дән артык чара үткәрелгән

Бу хакта шәһәр планеркасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Ягудина сөйләде.

Алабугада җәй дәвамында шәһәр паркларында һәм скверларында күңел ачу мәйданчыклары эше оештырылган. Бүгенге көндә 200дән артык шәһәр, мәдәни-массакүләм, спорт һәм күңел ачу чаралары үткәрелгән. Бу хакта шәһәр планеркасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Ягудина сөйләде. Мәсәлән, «Йорт янындагы бакча» скверында һәм Шишкин буалары территориясендә дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 15.00дән 17.00гә кадәр балалар өчен иҗади чаралар үткәрелә. Һәр көнне 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр универсаль спорт мәйданчыкларында өлкән сыйныф укучылары өчен мастер-класслар һәм спорт чаралары үткәрелә. Һәр көн 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр «Йорт янындагы бакча» скверында, Георгий паркында, «Чебурашка» паркында һәм яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен Гуляй-паркта ял һәм күңел ачу кичәләре уза.

Һәр шимбә көнне Александр паркында 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ретро-кичәләр уза. Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен концерт программасын Владимир Бессмертных җитәкчелегендә «Союз» ВИА әзерли. 

Җиде көн дәвамында шәһәр халкына тематик чаралар тәкъдим ителә. «Чебурашка» паркында дүшәмбе көнне 17:00 дән 19:00 гә кадәр — «Этно стилендә җәй» программасы уза .Сишәмбе көнне-өстәл уеннары һәм уку өчен китаплар куела. Чәршәмбе көнне кич белән музыкаль калейдоскопта катнашырга һәм «Арт-скамейка» проекты белән бергә рәсем ясарга була.

Пәнҗешәмбе көнне алабугалыларны DiscoЛето музыкаль кичәсенә, ә 20:30дан 22:00гә кадәр кино карарга чакыралар.

Җомга көнне барлык катнашучылар өчен дә «Талантлар иле» концерт программасы һәм «Җәйге буяулар» арт-проекты уза.

«Гуляй» паркында шулай ук халык өчен күңел ачу чаралары уза. Атна дәвамында «Яшел фитнес» проекты белән бергә спорт эстафеталары оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев