Алабуга паркларында тиеннәр барлыкка киләчәк
Мондый тәкъдимне шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә АМР башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева әйтте.
Безнең паркларга һәм скверларга тиеннәр алып кайтырга, саф һава суларга килүчеләр аларны ашата һәм бу кечкенә урман җәнлекләрен күзәтә алсын иде, — диде шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә АМР башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева. Аның сүзләренә караганда, бу идеяне ветеринария хезмәте җитәкчесе дә хуплаган.
Тиеннәр өчен өйләр ясауда мәктәп укучылары ярдәм итә алыр иде, алар хезмәт дәресләрендә шундый эшләнәмәләр ясарга өйрәнә. Башта тиеннәрне паркларның берсенә алып килергә, ә аннары аларны шәһәр халкының башка ял итү урыннарына күчерүне дәвам итәргә кирәк, дип саный башкарма комитет җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев