Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга пассажирларына юл хакы өчен үзең белән вак купюралар яисә тимер акча йөртү яхшырак булуын искәрттеләр

Алабуга шәһәр транспортында йөрү бәясе — 40 сум.

Алабуга шәһәр транспортында акчасыз түләү ысулы эшләмәскә мөмкин, шуңа күрә пассажирларга үзләре белән картадан тыш, «тере» акча тотарга киңәш итәләр. Бу хакта Алабуга муниципаль районы башкарма комитетында хәбәр иттеләр.

«Интернет белән тоткарлыклар булганда карта яки кәрәзле телефон буенча түләү мөмкин булмаганга күрә, пассажирлардан юл йөрү өчен үзләре белән акча алуларын сорыйбыз», — дип аңлаттылар башкарма комитетта. 

АМР башкарма комитетының инфраструктура бүлеге башлыгы Евгений Николаев алабугалыларга вәзгыятькә аңлап карауларын һәм үзләре белән акча тотуларын сорап мөрәҗәгать итте.

Исегезгә төшерәбез, Алабуга шәһәр транспортында йөрү бәясе 40 сум тәшкил итә.

Пассажирларга киңәш: уңайсызлыклар тудырмас өчен юл хакы өчен үзең белән вак купюралар яисә тимер акча йөртү яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев