Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга предприятиеләрендә коронавирусны кисәтү турында әңгәмәләр алып барыла

Анда район башлыгы Рөстәм Нуриев та катнаша.

Коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле эпидемиологик хәл катлаулы кала бирә. Аннан саклануның бердәнбер ысулы — вакцина ясату.
Алабуга үзәк район хастаханәсе мәгълүматына караганда, безнең районның 24 меңләп кешесе прививка ясаткан, күмәк каршы торучанлыкка ирешү өчен бу гына җитәрлек түгел. Халыкның 80 проценты вакцина үтәргә тиеш. Шуңа да предприятие һәм оешмаларда коронавирусны кисәтү турында әңгәмәләр алып барыла. Анда район башлыгы Рөстәм Нуриев та катнаша. Шушы көннәрдә генә район башлыгы эре сәүдә челтәренең ашамлык кибетләренең берсендә эшләүчеләр белән очрашты. Сәүдә хезмәткәрләре көн саен күп санлы кеше белән аралаша, алар өчен вакцина бик мөһим: үзләренең һәм сатып алучыларның сәламәтлеген кайгыртырга кирәк. 
Рөстәм Нуриев очрашу барышында шуны әйтте: коронавирус авыруын кичерүенә карамастан, ул прививканы ясаткан. Якын арада ревакцинациягә җыена.
− Атна башында госпитальдә 108 кеше иде. Көненә15-20 кеше ята һәм шуның кадәр үк чыгарыла да. Амбулатория шартларында 380 кеше дәвалана. Сәламәтлекне саклау ресурслары җитәрлек түгел. Былтыр медиклар энтузиазм белән эшләде, хәзер инде ул юк, чөнки аларның хезмәте гаять авыр, − ди баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Азат Гайсин.
Коронавирустан вакцина хакында төрле имеш-мимешләр йөри. Чынбарлыкта исә вирус — янәшәдә генә, ул беркемне дә аямаска мөмкин. Вакцина саклый яисә авыруны җиңелрәк үткәреп җибәрергә булыша. Мисалга, Җәмәгать советы рәисе Айрат Кавиев, беренчеләрдән булып, кышын прививка ясаткан булган, ләкин җәен коронавирус йоктырган.
− Җиңел формада уздырдым. Өч көн буе тән температурам 37,5кә күтәрелде, мин аны төшермәдем. Бер атнадан үземне яхшы хис итә идем инде. Миндә кайбер авырулар бар, прививка ясатмаган булсам, госпитальгә эләкми калмаган булыр идем, − ди.
Үткән сишәмбе киңәшмәсе дә коронавирустан вакцина темасы белән башланды. 
− Вирус беркемне дә кызганмый, чир авыр уза. COVID-19дан саклануның чарасы бер — прививка ясату, − диде Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров. 
Киңәшмәне алып барган район башлыгы урынбасары Олег Колпаков хезмәт коллективларын вакцина үткәрү өчен бөтен чараларны да күрүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте. 
− Вәзгыять җитди, авыру көчәя бара, прививкадан башка без аны туктата алмаячакбыз, − дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев