Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында ял урыннарын яңарталар

Илмәт һәм Олы Качка авылларында паркларны, спорт мәйданчыкларын һәм ял итү зоналарын төзекләндерү эшләре актив бара. Төрле яшьтәге авыл кешеләре өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылачак.

Эшләр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» республика программасы кысаларында үткәрелә.

— Узган елны без программада катнашырга теләк белдереп, гариза җибәрдек. Аны кабул иттеләр. Бүленеп бирелгән акчага без авыл мәдәният йорты территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы төзергә карар кылдык. Гражданнар җыенында халык спорт белән шөгыльләнү өчен элементлар урнаштыру өчен тавыш бирде, — дип уртаклашты Олы Качка авыл җирлеге башлыгы Галина Праздникова.

Мәйданчыкта тренажерлардан тыш эскәмияләр, кояштан качу урыны, киртә булачак. Эшләр инде тәмамлануга таба бара. Галина Праздникова әйтүе буенча, ике атнадан соң халык яңа мәйданчыкта шөгыльләнә алачак.

— «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы ярдәмендә без парк тирәли койма куйдырдык. Парк эчендә балалар мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы һәм тренажерлар урнашкан. Көндезен монда балалар уйный, ә кичләрен авыл халкы паркка ял итәргә килә. Территориаль иҗтимагый үзидарә откан грант акчасына ял итү зонасын булдырырга планлаштырабыз. Төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк, — дип сөйләде Илмәт авылы җирлеге башлыгы Рәзимә Мингалиева.

Бүгенге көндә Илмәт авылы өчен парк ял итү урыны гына түгел, ә мәдәни чаралар уздыру мәйданчыгы да булып тора. Анда Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл куелган, зур бию мәйданчыгы урнашкан. Ял итү зонасын чәчәкләр бизи.

Фото: Илмәт һәм Олы Качка авыл җирлекләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев