Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты

Кичә Мәдәни үсеш үзәгендә Рөстәм Нуриев район эшмәкәрләре белән очрашты.

Очрашуда шулай ук районның башкарма комитеты, Иҗтимагый-икътисадый үсеш һәм Җир-милек палаталары, социаль яклау бүлеге, Халык мәшгульлеге үзәге вәкилләре катнашты.

Эшмәкәрләр үзләре өчен мөһим мәгълүмат алдылар һәм сораулар бирделәр. Очрашу вакытында яңгыраган сораулар «Алабуга» махсус икътисадый зона белән бәйләнешкә, җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы билгеләнешеннән сәнәгый төргә күчерүгә, шәһәрнең гомуми үсеш концепциясенә, киләсе елда шәһәрдә тормышка ашырылачак эре проектларга кагылышлы булды.

Биредә күтәрелгән мөһим темаларның берсе — политехник көллият базасында тегүчеләр факультетын булдыру. Монысы шәһәрдә кием тегү һәм ремонтлау, шул исәптән махсус эш киемнәре һәм сәхнә костюмнары буенча осталар җитмәвенең күптәннән кыен мәсьәлә икәнлегенә җавап булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев