Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы иҗат коллективлары җитәкчеләрен мактаулы исем бирелү белән котлады

Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән клуб системасының өч коллективы мактаулы исемнәргә лаек булды.

Шәһәр планеркасында район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр һәм районның иҗат коллективлары җитәкчеләрен мактаулы исем бирелү белән котлады. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 20 декабрьдә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә быел беренче тапкыр тантаналы рәвештә «Халыкчан» һәм «Үрнәк» үзешчән коллективы дигән исем бирү турында 43 таныклык тапшырылды.

Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән клуб системасының өч коллективы мактаулы исемгә лаек булды.

Бүләкләнүчеләр:

— Ольга Филатова — Танайка авылы мәдәният йортының «Зоренька» халык ветераннар хоры җитәкчесе;

— Анжела Машанова — Танайка авылы мәдәният йортының «Анжелинки» үрнәк хореография коллективы җитәкчесе;

— Юлия Корнилова — «Акварель» үрнәк балалар вокал студиясе җитәкчесе, Казан шәһәрендә «Елки» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында гран-при кубогына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев