Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәрнең тарихи өлеше буенча күчмә киңәшмә үткәрде

Анда икенче ел төзекләндерү эшләре алып барыла.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәрнең тарихи өлеше буенча күчмә киңәшмә үткәрде, анда икенче ел төзекләндерү эшләре алып барыла.

Фикер алышу И. Шишкин һәйкәлен төзекләндерүдән башланды. Бу туристлар өчен иң популяр урыннарның берсе. Ә тиздән монда сквер төзү планлаштырыла.

— Бу территориядә тулы реконструкция үткәреләчәк: брусчатканы алыштыру планлаштырыла, эскәмияләр барлыкка киләчәк. Барысы да кешеләргә биредә вакытларын уңайлы үткәрерлек итеп оештырылачак. Әлегә монда бушлык, аның аша узып кына йөриләр, ә без бу урынның тарту ноктасы булуын телибез. Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары монда килеп Шишкин буаларына булган искиткеч күренеш белән ләззәтләнсен иде дип телибез, − дип сөйли башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Юлия Старогородцева.

Бирегә килүчеләргә машиналарын калдырыр урын булмаганлыктан, киңәшмәдә парковканы төзекләндерүгә аерым игътибар бирелде.

Соңыннан очрашуда катнашучылар Хәтер мәйданында ремонт барышы турында фикер алышты. Монда эшләр тәмамланып килә инде.

— Әзерлек 80 процент, өске мәйданчыкта брусчатка җәясе, МХО зонасы калды — аның өчен хәзер йолдыз әзерләнә. Электрика үткәрәсе, яктырткычларны монтажлыйсы калды. Ротонданы реставрацияләү — аны профессионаллар бригадасы — рәссамнар башкара. Гомумән, башка эш төрләре буенча без тулысынча әзер, — дип сөйләде проект җитәкчесе Айрат Гатин.

Аннары киңәшмәдә катнашучылар Олы Покровская урамында булды, анда бүген су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру эшләре бара. Алар тәмамланганнан соң бу урамны төзекләндерүгә керешәчәкләр. Шулай ук быел Гассар һәм Спас урамнары да үзгәрәчәк. Ә киләсе елда — Казан урамы, төгәлрәге Спас урамыннан Гассар урамына кадәр участок.

Архитектура үсеше буенча АМР башлыгы киңәшчесе Юлия Казакова фикеренчә, Алабуганың иске өлешен үзгәртеп коруның төп бурычы — шәһәрнең тарихи үзәгендә яшәүчеләр өчен дә, туристлар өчен дә уңайлы һәм эстетик мохит булдыру. Бу — тротуарларны яңарту, яңа яшел зоналар булдыру, яктыртуны бердәм стильдә урнаштыру.

— Шишкин буалары һәм Алабуга музей-ядкарьлеге территориясен интеграцияләүгә аерым игътибар бирелә. Чаралар өчен имин һәм функциональ киңлекләр булдыру планлаштырыла, — дип ассызыклады ул.

— Төп проектларның берсе — Шишкин һәйкәле янында «Рәссам скверы» булдыру. Әлегә ул — эшләнүдә, әмма беренче чиратта бу участокта тротуарлар, яшел зоналар һәм яктырту төзекләндереләчәк, — ди Юлия Казакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев