Алабуга районы Яковлево авылында 900 мең сумнан артык үзара салым җыелган
Яковлево җирлеге башлыгы җиде айга йомгак ясады.
Икътисад, терлек азыгы әзерләү, гражданнардан үзара салым җыю һәм башка сораулар җирлек башлыгы Ольга Козырева чыгышында чагылыш тапты.
Шәһәр киңәшмәсендә Яковлево авыл җирлегенең җиде айдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
Әлеге җирлектә барлыгы алты торак пункты бар: Яковлево, Яңа Анзирка, Бессониха, Чыршы, Черенга авыллары һәм Мамыловка поселогы. Биредә 533 кеше яши.
Җирлек территориясендә «Якты үзән» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли, анда бөртекле культуралар үстерәләр, ит һәм сөт җитештерәләр. Быел «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ җир эшкәртә башлады.
Эшкәртелми яткан җирләрдә дә эш бара. Бүген 296 гектарны әйләнешкә кертергә кирәк.
Җирлектәге ике крестьян-фермер хуҗалыгының берсендә ат, икенчесендә мөгезле эре терлек, сарыклар һәм кош-корт үрчетәләр.
Гражданнардан 900925 сум күләмендә үзара салым җыелган. Республикадан алынган чаралар белән исәпләгәндә, барлык акча 4,5 миллион сум тәшкил иткән. Шуның хисабына Болын урамында 300 метр озынлыкта, вак таш җәелгән юл салынган, Колхоз һәм Кыр урамнарына да шундый таш түшәлгән. Черенга авылында Көньяк һәм Урман урамнарында, Яковлеводагы Совет урамында һәм Мамыловкада Болын урамында шулай ук вак таш җәелгән һәм юллар өлешчә төзекләндерелгән.
Программа кысаларында Чыршы авылында су белән тәэмин итү системасына ремонт ясарга һәм тракторга тагылма җиһаз сатып алырга ниятлиләр.
Район башлыгы башлангычы белән, авыл хезмәтчәннәренә ике мең чәчәк үсентесе бирелгән, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мохтаҗлар өчен суган, кишер, чөгендер орлыклары бүлеп бирелгән булган.
Авыл кешеләре бергәләшеп МХО урыннарындагы көрәшчеләргә (бишәве — Яковлево җирлегеннән) булыша, даими рәвештә гуманитар ярдәм: акча, медикаментлар, ашамлыклар, бәйләнгән әйберләр, гигиена кирәк-ярагы җыя.
Бу җирлектәге «Родное» һәм «Черенга» территориаль иҗтимагый үзидарәләре актив эшли. «Родное» дип аталган ТИҮ башлап йөргәнгә, хәйрия чарасы барышында Яковлевода үзләре балалар мәйданчыгы ясап куйган. 2022 ел ахырында «Черенга» ТИҮсе Татарстан Республикасы грантын откан, шуның хисабына IV Иван-чәй фестивале үткәрелгән.
Хисап чыгышы соңында, авыл җирлеге башлыгы Ольга Козырева Яковлево җирлеге Советы сессиясе алдыннан халыктан алынган мөрәҗәгатьләр турында сөйләде. Алар Яковлеводагы елга тамакларын чистартуга, иске су манарасын алыштыруга, мәктәп тәрәзәләрен алыштыруга, Черенгага газ кертүгә кагылышлы булды. Һәр мәсьәлә буенча эш бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев