Алабуга районы инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча иң яхшысы дип танылды
Район башлыгы Рөстәм Нуриевка бүләкне Татарстан Инвесторлар клубының Казандагы еллык йомгаклау очрашуында тапшырдылар.
Алабуга районы инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча Татарстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге дип танылды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриевка бүләкне Татарстан Инвесторлар клубының Казандагы еллык йомгаклау очрашуында тапшырдылар. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Алабуга районы территориясенә инвестицияләр җәлеп итүдә «Алабуга» махсус икътисади зонасы зур роль уйный. Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, МИЗ бүген бөтен ил өчен перспективалы эре инвестицион агымнар, белем бирү проектлары тудыра, торак төзелеше алып бара, яңа производстволар ача.
Актив эш тулаем район буенча да дәвам итә. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы тармагына ике эре инвестор — «Мир» һәм «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятьләре җәлеп ителгән, алар бүгенге көнгә 3 млрд сумга якын инвестиция керткән. Шулай ук районда модификацияләнгән пластиктан эшләнмәләр җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче «Давн» компаниясе уңышлы эшли. Компания инде үз керемен 7 тапкыр арттырып, аны 1,5 млрд сумга җиткергән. Республика җитәкчелеге игътибары безгә юнәлтелгән, шуңа да районның омтылыр биеклекләре бар, дип ассызыклады башлык.
Шулай ук Татарстан Инвесторлар клубының йомгаклау очрашуында Әлмәт районы һәм Казан билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев