Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында Питрау бәйрәме үтте

Күп еллар эчендә беренче тапкыр бәйрәмне авылда шулай зур итеп билгеләп үттеләр.

Олы Шүрнәк кешесе кайда гына яшәсә дә, 12 июльдә ул туган авылына — Питрау бәйрәменә кайтырга тиеш. Традиция буенча, иртән халык зиратка якыннарының каберенә бара, аннары чиркәүгә юнәлә, ә кичен авыл читендә халык күңел ачуларына җыела. Биредә уеннар, биюләр оештырыла, күптән күрешмәгән дуслар, сыйныфташлар, ерак туганнар белән очрашулар була.

Соңгы ун елда керәшен бәйрәме авыл мәдәният йорты янында уздырыла торган булган. Ләкин авыл җирлекләре өчен грант ярдәмендә быел Питрауны Сабантуй урынында зурлап билгеләп үттеләр.

Аланга керү юлында түгәрәк печән төргәкләре, бәйрәмнең исеме язылган зур хәрефләр, үлән тутырылган һәм милли киемнәр белән бизәлгән курчаклар урнаштырылган. Кунакларны Олы Шүрнәк мәдәният йортының «Сүрәкә» фольклор ансамбле каршы алды. Баянга ияреп бәйрәм, көнкүреш, мәхәббәт турында җырлар яңгырады.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев бәйрәмнең мактаулы кунагы булды. Ул авыл халкын котлады һәм авыл җирлеге башлыгы Николай Мельниковның эше турында җылы сүзләр әйтте:

— Сезнең кырларыгыз матур, пөхтә. Фермер хуҗалыгына ярдәм күрсәтелә, бакчалар чәчәк ата, түтәлләрдә яшелчәләр үсә. Моның өчен рәхмәт сезгә. Авылда бик матур музей бар — моның өчен Николай Ивановичка аерым рәхмәт. Ул акыллы һәм хезмәт сөючән, грантлар һәм төрле программаларда катнашып, авылга акча җәлеп итәргә тырыша.

Рөстәм Мидхәт улы авыл хезмәтчәннәренә һәм аларның кунакларына бәйрәмдә матур итеп ял итүләрен теләде. Чыннан да, бу көнне Питрауда һәркем күңел ача алды: күңелле халык уеннары җирле һәм чакырылган артистлар чыгышлары белән аралашып барды.

Балалар һәм өлкәннәр билбау көрәшендә катнаштылар, капчык киеп узыштылар, кашыкка салынган йомырка белән йөгерделәр. Иң осталары иң зур бүләкләрнең берсе — тәкә бәйләнгән бүрәнә буйлап үтәргә тырышты. Теләге булганнар балчык чүлмәк ясау буенча мастер-класста катнашты. Сәүдә рәтләрендә үләнле чәй һәм әче бал сатып алырга мөмкин иде.

Питрауда сугыш ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр, хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм иттеләр, яшь парларга һәм узган елда балалары туган алты гаиләгә бүләкләр тапшырдылар.

Тантана азагында лотерея билетлары уйнатылды. Алексей Щербаков көрәштә абсолют батыр дип танылды. Оештыручылар спорт ярышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр һәм юмарт иганәчеләргә рәхмәт белдерделәр.

— Питрауга без Казаннан зур гаиләбез белән киләбез. Умәк зиратында булабыз. Зират алдыннан чиркәүгә кереп чыктык. Аны бик яхшы итеп реставрацияләгәннәр, басып торырга һәм гыйбадәт кылырга, шәмнәр куярга мөмкин. Зиратка яңа капкалар куйганнар, машиналар кую урынын тәртипкә китергәннәр. Бу якты бәйрәмдә халыкка һәм кунакларга уңайлы булсын дип уйлаганнары күренеп тора!

Кич белән гаиләбез белән кичке уеннарга чыктык. Җирле халык нинди матур урыннар ясаган! Бик күп кызыклы кадрлар төшердек. Бөтен гаилә белән конкурсларда катнаштык, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән бер түгәрәктә биедек, җирле җитештерүчеләрдән җитен мае сатып алдык, җирле ансамбльләрнең җырларын тыңладык, үзебез дә аларга кушылып җырладык һәм биедек. Бәйрәмнән соң бездә бары тик уңай хис-кичерешләр генә калды.

Авыл җирлеге башлыгы Мельников Николай Ивановичка һәм аның командасына җирле халык һәм авыл кунаклары өчен шундый кызыклы һәм масштаблы чара оештырган өчен зур рәхмәт! Питрау бәйрәме тагын бер мәртәбә бу бәйрәмнең традицияләргә иярү генә түгел, ә халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итә торган мөһим вакыйга булуын раслады, — дип уртаклашты Крутиковлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев