Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы «Территория закона» республика бәйгесе лауреаты булды

Район башлыгына бүләкне республиканың премьер-министры тапшырды.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика конкурсының җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. 

Бәйрәм чарасында ТРның премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты. Конкурстагыларны котлап, Алексей Песошин нәкъ менә битараф булмаган кешеләрнең хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеге аркасында, республикада тотрыклы хәл саклана дип билгеләп үтте. 

Алабуга районы «Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеш өчен» номинациясе буенча конкурсның лауреаты булды. Район башлыгы Рөстәм Нуриевка бүләкне республиканың премьер-министры тапшырды.

«Закон территориясе» республика конкурсы Татарстанның ЭЭМ һәм ТР Министрлар кабинеты башлангычы белән 2007 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты — җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшүсмерләр һәм яшьләрне хокукый яктан тәрбияләүгә, хокук бозуларны кисәтүгә сизелерлек өлеш керткән муниципаль районнар, шәһәр округлары, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре, физик затларның уңай тәҗрибәсен тарату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев