Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 1 апрельдән язгы өмәләр башлана

1 апрельдән 31 майга кадәр районда традицион рәвештә шәһәр һәм район территориясен санитар чистарту буенча икеайлык узачак.

1 апрельдән 31 майга кадәр районда традицион рәвештә шәһәр һәм район территориясен санитар чистарту буенча икеайлык узачак.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел икеайлык югары дәрәҗәдә оештырылды, аны бу юлы да шулай ук үткәрергә кирәк. Барлык предприятие һәм оешмаларга, эшмәкәрләргә, сәүдә нокталары хуҗаларына үз территорияләренең, объектларының чисталыгы турында кайгырту зарур, дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, тәртип урнаштыру һәм аны күзәтеп тору өчен, төп объектларга кураторлар беркетелгән. Мәсәлән, 14 төп урамга 12 куратор беркетеләчәк, 10 куратор паркларны һәм скверларны күзәтәчәк, тукталыш павильоннары да контрольдә тотылачак.

Эш төрләренә килгәндә, беренче чиратта бу — беркетелгән территорияләрне кардан чистарту, корылмаларны төрле язулардан арындыру, америка усагы үсентеләрен юк итү булачак. Аннары юл читендәге бордюрларны себерү, чүп-чар җыю, тукталыш павильоннарын чистарту кебек эшләр көтелә. Шулай ук светофорларны, юл билгеләрен норматив хәлгә китерү буенча эшләр планлаштырылган.

— Эшмәкәрләр белән аларның объектларын тиешле хәлдә тотуга аерым игътибар биреләчәк. Моңа муниципаль контроль бүлеге һәм сәүдә бүлеге кушылачак. Бу эшкә намуссыз караган эшмәкәрләр җаваплылыкка тартылачак, — дип билгеләп үтте Андрей Томилин.

Җитәкче сүзләренчә, Төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, социаль өлкә учреждениеләре участок чикләреннән 10 метр, төзелеш оешмалары һәм АЗСлар — 50 метр, базарлар, сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы объектлары 30 метрда тирә-якны тәртиптә тотарга тиеш. 

Авыл җирлекләрендә дә зур эш башкарылачак.

Юлларны чистарту белән беррәттән, сезоннар арасында юлдагы чокырларны ремонтлау да мөһим бурыч булып тора. Шушы көннәрдә әлеге эшләрне башкаручы подрядчы билгеләнәчәк. Гомуми мәйданы 1000 квадрат метр булган участокларны төзекләндерү планлаштырыла.

Агачларны формалаштырып кисү эшләренә (90нан артык агач), авария хәлендәге һәм корыган агачларны (якынча 1 186 куб.) кисү эшләренә 3 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Районда санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча эш дәвам итәчәк.

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев