Алабуга районында аю күргәннәр
24 октябрь иртәсендә Алабуга төркемнәрендә видеоязма таралды. Кадрларда Морт авылының кукуруз басуында көрән аюны күрергә була.
Шаһитлар әйтүенчә, моңа кадәр берничә көн элек урман кунагын авыл халкы инде күргән булган, ләкин ара зур булганлыктан, аны кечкенә җәнлек дип кабул иткәннәр. Хәзер исә авыл халкы аның чыннан да аю булуына инанган. Моны авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров та раслады. Агрофирма эшчеләре урман кунагын Морт һәм Илмәт авыллары арасындагы кукуруз басуында видеога төшергәннәр.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, республикада көрән аюлар саны арту сәбәпле, алар Татарстанның Кызыл китабыннан чыгарылган. Хәзер бөтен республика территориясендә 80гә якын баш исәпләнә.
Шуңа бәйле рәвештә, аю белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерәбез.
1. Аю белән очрашканда паникага бирелмәскә тырышыгыз. Һич кенә дә аның күзенә карамагыз, хайван моны сезнең яктан агрессия дип кабул итәргә мөмкин.
2. Ерткычка аркагыз белән борылмагыз, качарга тырышмагыз. Аюлар кискен тавышлардан курка, шуңа күрә ул сезгә якыная башласа, аны кискен һәм көчле тавышлар белән куркытырга тырышыгыз.
3. Палаткалар, ау йорты янында, пикник урынында азык калдыклары калдырмагыз.
4. Аю балаларына якын килмәгез. Исегездә тотыгыз, аларның аналары һичшиксез кайдадыр янәшә булачак.
Авыл халкы шулай ук урамнарда һәм ишегалларында төлкеләрне ешрак күрә башлаганнарын да әйтәләр, алар азык эзләп тавык ояларына керәләр.
Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты кыргый җәнлек очраганда (843) 211 70 78 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев