Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында ГТО нормативларын үтәүнең беренче этабы башланды

Нормативларны үтәүдә беренчеләрдән булып 35нче «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Мәктәпкәчә учреждениеләр арасында ГТО нормативларын беренчеләрдән булып 35нче «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тапшырды.

8-15 ноябрьдә 4 әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр төрле спорт күнекмәләрендә үзләренең көчләрен сынап карады. Барлык укучылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Икенче этаптан соң аларның кайберләре ГТО комплексының аерымлык билгесен алачак. 

ГТО нормативларын үтәү өчен тестлар үзәгенә теләгән һәркем килә ала. Нормативларны үтәүдә катнашу өчен берничә шартны үтәргә кирәк:
1.    gto.ru сайтында теркәлү ;
2.    табибтан рөхсәт алу;
3.    ГТО тестлау үзәгенә гариза бирү. 

Өстәмә мәгълүматны 8(85557)3 −35-27 телефоны аша белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев