Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында яңа депутатлар сайланды

Узган ялларда Алабуга районында үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар булды.

Биш авыл җирлегендә — Олы Качкада, Костенеевода, Мурзихада, Поспеловода, Татар Дөм-Дөмендә авыл хезмәтчәннәре үз депутатларын сайлады. 

Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән ачыла. Быел алар Россия һәм Татарстан Республикасы гимннары астында ачылып китте. Бу вакыйгага аеруча тантана өстәде. Поспелово авылында яшәүче Валерий Липаев өчен сайлаулар — бәйрәм, шуда күрә ул иң беренче булып, гимн башкарылганда ук килгән. Ул сайлауга һәрчак иртүк баруын әйтте, чөнки гражданлык бурычын үтәгәннән соң, тыныч күңел белән башка эшләрен башкара. 

Мальцево авылында беренчеләрдән булып Фәнил Габидуллин тавыш бирде. Әйтүенчә, сайлаулар алдыннан аларның кандидаты халык белән очрашкан, аралашкан, аларның гозерләрен тыңлаган. 

− Һәр җирлектә халыкның сораулары күп. Аларны үз вәкилләрең аркылы чишәргә кирәк. Кемне сайласак, шул безнең исемнән мәсьәләләрне хәл итәчәк. Алар лаеклы кешеләр булыр дип уйлыйм, − диде ул.

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, төрле сәбәпләр аркасында үз вәкаләтләрен калдырган халык депутатлары урынына яңа 7 депутат сайланган.

7нче санлы Малореченск бер мандатлы сайлау округында тавыш бирүләр нәтиҗәсендә Галина Праздникова сайланган. Аның өчен сайлаучыларның 96 проценты тавыш биргән. Костенееводагы 7нче сайлау участогы буенча Михаил Ачаев сайланган (93 процент тавыш).

4нче Мурзиха сайлау участогында Михаил Емекеев сайланган. Аның өчен сайлаучыларның 90 проценты тавыш биргән. 

1нче Поспелово округында, 98 процент тавыш җыеп, Олеся Хәбибрахманова алга чыкты. 6нчы Мальцево округында Өлфәт Хөснетдинов сайланды. Аның өчен 60 процент сайлаучы тавыш биргән. 

Татар Дөм-Дөмендә 4нче сайлау округында Әлфирә Әкбарова, 5нче округта — Илнур Бохаров җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев