Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында янгынга каршы махсус режим кертелде

Документ буенча бу чорда учак ягу, коры үлән, чүп-чар яндыру һәм пиротехник әйберләр куллану катгый тыела.

2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачагын искәртте. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының 2024 елның 5 апрелендә расланган 233 номерлы карарында хәбәр ителә. Документ буенча бу чорда учак ягу, коры үлән, чүп-чар яндыру һәм пиротехник әйберләр куллану катгый тыела.

— Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штраф билгеләнә. Гражданнарга — 5 меңнән 15 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә — 40 меңнән 60 мең сумга кадәр, юридик затларга — 300 меңнән 400 мең сумга кадәр. Әмма янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда штрафлар күпкә югарырак. Әйтик, гражданнарга — 20 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 60 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә — 80 мең сумга кадәр штраф яный, ә юридик затларга хокук бозган өчен 800 мең сумга кадәр штраф билгеләнә, — дип аңлатты Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы урынбасары Мәлик Мөхәммәдиев.

Ял иткәндә штрафка эләкмәс өчен, саклык чараларын истә тотарга кирәк.

Катгый тыела:

  • махсус җиһазландырылмаган урыннарда учак ягу;
  • сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен, шырпыны ташлау;
  • шешә яки пыяла кисәкләрен (кояшта алар зурайткыч пыяла кебек тәэсир итә, кояш яктысын туплый һәм үләнне, мүкне һәм башкаларны яндырып җибәрергә сәләтле), шулай ук майлы яки янучан матдәләр сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма һәм башкалар) калдырырга ярамый;
  • үләнне, чүп-чарны, тупыл мамыгын яндырырга;
  • коры үләнле урыннарда, агач асларында, шулай ук зарарланган урман участокларында учаклар ягу катгый тыела.

Үләнгә ут кабуын күрсәгез, үтеп китмәгез. Янгын зур булып, аны үз көчең белән сүндерү мөмкин булмаса, кичекмәстән 01, 101 һәм 112 телефоннары аша янгын күзәтчелегенә шалтыратыгыз.

Мондый гадәттән тыш хәлгә юлыккан очракта, үзеңне дөрес тоту мөһим. Янгын очрагында ут таралу юнәлешенә перпендикуляр рәвештә, җилгә каршы хәрәкәт итәргә кирәк. Киемнәрне, чәчләрне һәм тәннең ачык урыннарын су белән чылатырга. Сулыкларда яки болыннарда яшеренегез. Әгәр дә ут артык көчле булмаса, янган мәйданда куркынычсыз урын табыгыз. Янгын яныннан узганда, борыныгызны һәм авызыгызны дымлы чүпрәк белән каплагыз. Янгын вакытында җиргә якынрак урында суларга тырышыгыз, анда төтен азрак, дип билгеләп үтә Мәлик Мөхәммәдиев.

Янгынны табуы кыен түгел: корым исе, җирлеккә хас булмаган томан яки төтен, хайваннар һәм кошларның тынычсызлануы, горизонтта төнге аҗаган — аның төп билгеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев