Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында яшәүче Радик Сәләхетдинов ферма ачу турында сөйләде

Сәләхетдиновларның мини-фермасында төзелеш тәмамланып килә.

Авылда яшәүче 43 яшьлек Радик Сәләхетдинов Иске Куклюк авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән Республика программасында катнашкан бердәнбер кеше. Гади генә итеп әйткәндә, Радик Җиһангәрәй улы — фермер.

Ул һәм аның иптәше Ольга Николаевна дәүләт ярдәме хисабына хуҗалыкларын киңәйтергә батырчылык итәләр. Мини-фермадагы сыерлар санын биштән сигезгә арттыралар. Алга таба да планнар зурдан.

Узган ел Радик белән Ольга Алабуга авыл хуҗалыгы идарәсендә дәүләт программасында катнашуга гариза биргәннәр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны (ШЯХ) үстерүгә 600 мең сум күләмендә грант отканнар. Әмма башта терлекчелек юнәлешендә алар эшне үз көчләре белән башлап җибәргәннәр. Авыл тормышы белән алар авырсынмыйлар, терлекләрне яраталар, бернинди авыр эштән дә курыкмыйлар.

— Язмыш мине үзе шәһәрдән авылга кайтарды дип әйтә алам. Кайчандыр мин монда, Куклюкта укыдым һәм яшәдем, аннары күпмедер вакыт шәһәрдә әле төзелештә, әле заводта эшләдем. Әни авырганчы, авылга кайту турында уйлаганым булмады. Әнигә якынрак булу, аны карау өчен бирегә күчеп килдем. Үзегез беләсез, авылда әллә ни эш юк. Шуңа күрә мини-ферма төзеп, савым сыерлары асрарга карар кылдым, — дип сөйли Радик Сәләхетдинов.

Моның өчен ул Түбән Куклюкта җир, йорт һәм каралты-кура сатып ала. Дәүләт бүлеп биргән акчага яшь хуҗа 3 сыер сатып алган, һәрберсенең бәясе якынча 100 мең сум. Хәзерге вакытта ул үз фермасын төзеп бетерә. Фермерлык хуҗалыгын алга таба да үстерергә ниятли ул. Сүз уңаеннан, героебызның сыерлардан тыш тагын сарыклары һәм үрдәкләр, тавыклар белән кош-корт ишегалды бар. Киләчәктә дуңгызлар да үрчетергә планлаштыра.

‒ Ферманы тулысынча үстерү өчен, бүлеп бирелгән акча гына, әлбәттә, җитми. Үз акчаңнан да шулай ук өлеш кертергә кирәк булачак. Әмма дәүләттән мондый сумма — бик яхшы ярдәм. Бу бит ярты миллионнан артык. Андый акча юлда ятмый. Мин, мәсәлән, грантның бер өлешенә сыерлар сатып алдым, икенче өлешенә — бу айда сыерлар өчен төзелгән бина идәненә бетон салачакбыз, — дип уртаклашты Радик Сәләхетдинов.

Фермер белән сөйләшкән арада, безнең янга аның төп ярдәмчесе Ольга да килде. Ул үзенә ничектер шундук игътибарны җәлеп итте.

‒ Безнең әле зур бакчабыз да бар. Бөтен эшне ирем белән бергә эшлибез. Ул да, мин дә авыл тормышын яхшы беләбез. Хәзер менә гаилә бизнесыбыз да бар дип әйтергә була. Ике улыбыз үсә. Алар да бераздан безгә ярдәм итәрләр дип ышанабыз, — ди Ольга Николаевна.

Хәер, алар даирәсендә пессимистик карашлы кешеләр дә булуын әйттеләр. Ир белән хатын фермерлык белән шөгыльләнергә карар кылгач, күп кенә танышлары чын күңелдән аптырашта калганнар. Хәтта үгетләп тә караучылар булган. Ләкин Радик үз ниятендә нык торган.

‒ Мин авыр хезмәттән курыкмыйм. Иртәнге дүрттә тору, мәсәлән, минем өчен проблема түгел. Минем әти-әни дә һәрвакыт ишегалды тулы терлек асрады. Ольга да эшчән. Шулай булгач, үсәчәкбез. Һәр эштә иң мөһиме — бу эшкә җан яту һәм теләк булу. Финанслар кирәк, анысы аңлашыла. Ләкин эш ошый икән, үз эшеңне үстерү өчен ничек булса да акча табасың. Әлегә үзебез ерып чыгабыз. Әмма соңрак ярдәмче ялларга ниятлим, — дип уртаклашты фермер.

Хәзерге вакытта бу гаилә хуҗалыгында барысы да яхшы.

Сәләхетдиновларның мини-фермасында төзелеш тәмамланып килә. Сыерлар болыннарда һәм көтүлекләрдә йөри. Көтүче урынына аларны электр-киртә саклый. Яшь терлек — йорт янында. Сөт продукциясен һәркөнне шәһәрдә саталар. Ит артык калса, шулай ук сатуга китә.

Җирлек башлыгы Аркадий Бахметов Радик белән Ольганың гаиләсен чын күңелдән мактый. Алар кебек эшчәннәрне халык һәрвакыт хөрмәт итә, ди җитәкче. Гомумән алганда, Алабуга районында шәхси фермер хуҗалыгын үстерүгә ярдәм программасында катнашуга 12 кеше гариза биргән. Безнең геройлардан тыш, Яңа Юраш, Яковлево, Олы Шүрнәк авыллары фермерлары да бу исемлеккә кергән. 5 сыер асраучыларга ярдәмгә 300 мең сум акча, 8 сыерга кадәр асраучыларга 600 мең сум акча тапшырылды.

Моннан тыш, дәүләт ел саен фермерларга мөгезле эре терлекләр асрауга субсидияләр бирә. Хуҗалыкта бер сыер булса — 2400әр сум, Радик кебекләргә — елына 4300 сум.

Мәкаләбезнең герое вакыт узу белән Татарстанда кече хуҗалыкларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга ярдәм итү өчен бүлеп бирелгән 5 миллион сумны да үзләштерергә планлаштыруын әйтте. «Билгеле бер куркулар һәрвакыт бар, әмма мини-ферма белән тәҗрибә мине чыныктырды. Бу мөмкин эш булып чыкты». Шуңа күрә фермер Радик Сәләхетдинов алга таба да фермасын үстерергә уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев