Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында көзге кыр эшләре нәтиҗәләре

Көчле яңгырлар аркасында кыр эшләре туктап торды. Әмма һава шартлары мөмкинлек бирү белән авыл хезмәтчәннәре бар көчләрен куеп көзге кыр эшләрен дәвам итте.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә район кырларында бөртеклеләрне җыю бара, эшләр 9382 гектарда тәмамланган, бу барлык мәйданның 65 процентын тәшкил итә. Район буенча һәр гектардан уртача 27,3 центнер ашлык алынган. «Яңа Юраш» агрофирмасы«нда — 34,5, «Мир» җәмгыятендә — 30,5, «Вятские зори» хуҗалыгында һәм Ф.Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 30ар центнер. Быел иң күп урып-җыю мәйданнары «Аммоний Агротехнологии» һәм «Мир» җәмгыятьләрендә исәпләнә, аларда бөртеклеләр 342 мең гектарда чәчелгән.

Бу көннәрдә бөтен көч сабан басуларына юнәлтелгән, алардан көненә мең гектардан артык җир азат ителә. Мәйданнарның яртысында сабан бодае һәм шулкадәр үк арпа суктырасы калды.

— Эшләр шулай барса, бу атна ахырына урып-җыю эшләре төгәлләнергә мөмкин. Әлбәттә, тагын яңгырлар килеп комачауламаса, ә алар көзге эшләр барышына начар яктан тәэсир итми калмады, — дип аңлатты Александр Косов.

Көзге культуралар чәчү дә 3 сентябрьгә шактый тизләнде, планлаштырылган 6 мең гектарның 1136 гектары чәчелде.
Аның өчен орлыклар тиешле күләмдә әзерләнгән, аларның сыйфаты барлык таләпләргә җавап бирә. Өстәвенә, һәр гектарга 62 килограмм минераль ашлама кертелә.

«Мир» җәмгыятендә — 488 гектар, "Светлая долина«да — 300 гектар, «Яшь Көч», «Вятский берег» агрофирмаларында 140ар гектар чәчелгән. «Аммоний Агротехнологии» җәмгыятендә 3000 гектардан артык көзге арыш һәм бодай чәчәргә кирәк булачак.

«Вятский берег» җәмгыятендә бәрәңге җыюны дәвам итәләр, һәр гектардан уртача 320 центнер уңыш алына.

Терлек азыгы әзерләү дә ахырына якынлаша. Алар бер баш терлеккә 30ар центнер исәбеннән әзерләнгән.

Җәмәгать терлекләрен кышлатуга 8204 тонна печән бар (таләп ителгәннең 117 проценты), сенаж — 72,5 мең тонна (121 процент). Чиратта — культураны силоска җыю.

2025 елгы уңыш өчен туфракны әзерләү бара, план 19 процентка үтәлгән. «Мир» җәмгыятендә — 1389 гектар, «Әхмәтҗанов» КФХында — 990, "Аммоний Агротехнологии"дә 850 гектар эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев