Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында су басу куркынычы янаган урамнарны атадылар

Язгы су басуга әзерлек — бу атнада шәһәр җитәкчеләре планеркасында каралган темаларның берсе шундый иде.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсе башлыгы Николай Доронин хәбәр иткәнчә, кар эрүнең аяныч нәтиҗәләрен булдырмас өчен, берничә чара эшләнгән. Мәсәлән, су басу мөмкинлеге булган урында ике сирена-сөйләм җайланмасы урнаштырылган, аларның эше инде тикшерелгән. Халыкка хәбәр итү кирәк булганда махсус хезмәтләр автомобильләре (МВД һәм МЧС) кулланылачак.

— Алабуга районында 8 гидротехник корылма (буа) бар. Көз көне су агызылды, буаларда судан буш урын 50 процентка җиткерелде, бикләүче арматура инвентаризацияләнде, бу сулыкларны эксплуатацияләү өчен җаваплы затларга инструктаж үткәрелде, күзәтүчеләр билгеләнде, — дип сөйләде Николай Доронин. 

Язгы су ташу мөмкинлеген күзәтү өчен Анзирка елгасында (Яковлево авылы янында), Тоймада (Поспелово авылы), Камада (причал) 3 пост булдырылган.

— Быел карның күп явуын һәм соңгы арада көндез уңай температура булуын исәпкә алып, түбәләрдән кар төшүе ихтимал. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, эшчеләр һәм халык өчен куркынычсызлык техникасын төгәл үтәп, бина һәм корылма түбәләреннән кар төшерүне дәвам итәргә, урамнардан һәм ишегалларыннан кар чыгаруны оештырырга кирәк, − дип өстәде җитәкче.

Су басу куркынычы булган территорияләргә килгәндә, бу, узган еллардагы кебек үк, Шишкин урамы.

— Элекке көймә станциясе янындагы су үткәрү торбалары кар белән капланган. Бу торбага тоташкан табигый су агымы өлешчә кар һәм боз белән тулган, шуңа күрә Шишкин һәм Горная урамнарындагы берничә йортны су басу куркынычы бар. Уңай температура урнашу белән «Гуляй» паркыннан агып төшкән кар сулары Шишкин һәм Горная урамнарындагы йортларның бер өлешен басарга мөмкин. Торбаларны һәм аларга илтүче су юлларын чистартырга кирәк, — дип ассызыклады Николай Доронин.

Җитәкче сүзләренчә, шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләргә дә язгы суга әзерләнергә кирәк. Моның өчен Казан, Мәскәү, Тойма, Шишкин урамнары, Нефтьчеләр проспектындагы йортлар буйлап уза торган табигый су агымнарын, йортлар алдындагы тротуарларны чистартырга кирәк.

Чаллы шоссесындагы боҗра да МЧС хезмәткәрләрендә борчу тудыра. Монда ясалма су агымы урамның ике ягында да оештырылган, әмма әлегә ул кар белән тулган, аркылы урамнар астында су үткәрү торбаларының башлары чистартылмаган.

Доклады ахырында Николай Доронин безнең район адресына су басу вазгыяте турында беренчел фаразлар килүен билгеләп үтте. Төгәл мәгълүмат 15 мартта биреләчәк. Җитәкче кайбер күрсәткечләр белән дә таныштырды. Көзен туфрак нормадан уртача 113 процент дым туплаган, бигрәк тә Анзирка, Тойма һәм Танайка елгалары бассейнында. Республика территориясендә туфрактагы туң катламы 0-60 сантиметрга кадәр (норма 65-120 см). Кар катламының биеклеге уртача 60-80 сантиметр тәшкил итә, бу нормадан 180 процентка туры килә. Республика территориясендә кар катламындагы су запасы норманың 150 процентын тәшкил иткән.

Сусаклагычларда бозның калынлыгы норма чикләрендә — 40-65 сантиметр, кечкенә елгаларда — 35-60.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев