Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында укытучылар гаиләсенә машина бүләк иттеләр

Сәлимовлар гаиләсе Мамадыштан һәркөн Олы Шүрнәк урта мәктәбенә эшкә килә.

Алар «Мобиль укытучы» проекты кысаларында алган автомобильдә йөри. 

Хәтерләсәгез, әлеге проектка, укытучы кадрлар җитмәү мәсьәләсен чишү максатында, район башлыгы Рөстәм Нуриев башлангыч бирде. Машинасы булган укытучы, берьюлы берничә мәктәптә эшли ала. 

− Без конкурста былтыр ук катнашкан идек, ләкин үтмәдек. Быел тагын бәхетне сынап карарга булдык һәм оттык, − ди Илгиз Сәлимов.

Алар икесе дә үз вакытында Алабуга педагогия иститутын тәмамлаган. Бергә эшләргә теләкләре булган, хәзер менә алар Олы Шүрнәктә һәм Иске Күклектә балалар укыта. Илгиз — тормыш иминлеге нигезләре, физик тәрбия һәм тарих укытучысы, тормыш иптәше Рәмзия — рус һәм инглиз телләре мөгаллиме. 

− Вакансияләрне караганда, Алабугада икебез өчен дә урын барлыгын күрдек. Килеп карадык һәм эшкә урнашырга булдык, ә Мамадышта без төрле мәктәпләрдә эшли идек, − ди Рәмзия Сәлимова.

Башта алар үз машиналарында йөргәннәр. Быел «Лада Гранта» алгач, эшкә барып кайту уңайлырак, өстәвенә, проект кысаларында, бензин өчен дә түләнә. Элегрәк алар юлга гына 8-9 мең сум акча тотканнар. 

Рәмзия Тәлгать кызы әйтүенчә, район җитәкчелегенең ярдәм итеп торуы эшләү өчен этәргеч бирә. 

− Юл озын, арыла, ләкин эшебезне яратабыз, ташлыйсы килми. Бар мәктәптә дә бер төрле укучылар һәм бер төрле ата-ана. Дөрес, биредә балалар азрак, әмма кәгазь эше шулкадәр үк, − диде Рәмзия Сәлимова һәм тормыш иптәше белән бергәләп, ярдәм һәм ышанычлары өчен, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевка һәм Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьевага рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев