Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында урак өсте дәвам итә

Басу-кырларда урып-җыю эшләренең кызган чагы. Алабуга аграрийлары кыр эшләрен июль ахырында бөртеклеләрне суктырудан башлап җибәрде.

Ай ахырына көзге арыш һәм бодай 935 гектарда суктырылган, бу биләгән мәйданның 6,3 процентын тәшкил итә. Уңдырышлылык — гектардан 37,3 центнер, шул исәптән бер әйләнәгә 43әр центнер бодай суктырыла. Иң югары күрсәткеч «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятендә — биредә гектардан 43 центнер алалар.

Әлегә арышның уңдырышлылыгы гектардан 32,4 центнер тәшкил итә, ул 305 гектардан җыелган. «Вятский берег» җәягыятендә бу күрсәткеч — 40 центнер, «Яшь көч» агрофирмасында — 25,5 центнер, "Аммоний Агротехнологияләр«дә — 35,4 центнер.

Алабуга районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов әйтүенчә, быел урып-җыюда 51 комбайн эшли. Һәркайсына 420 гектар туры килә. Комбайнчыларга кытлык юк.

— Кырларга беренче булып «Аммоний Агротехнологияләр» компаниясе чыкты. «Яшь Көч» агрофирмасында көзге арыш суктыруга керештеләр, «Светлая долина», «Колос», Фәйзелхан Әхмәтҗанов КФХлары ашлык суктыру белән шөгыльләнә. Ашлыкның дымлылыгы норма чикләрендә — 14-16 процент. 

Бөртеклеләрнең уңдырышлыгы гектардан 35 центнерга якын. Бу югары планканы саклап калырга тырышабыз, — диде Александр Владимирович.
Җитәкче сүзләренчә, районда уңышны арттыру өчен алдынгы технологияләр, минераль ашламалар киң кулланыла:

— Бер гектар чәчүлек җиргә 84,1 килограмм тәэсир итүче матдә керттек, уңай нәтиҗәләр көтәбез.

«Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыяте агрономы Максим Власов, уңышка булган өметләр акланды, дип ышандыра.

— Без урып-җыю кампаниясен 25 июльдән башладык. Кырда 14 комбайн һәм 16 машина эшли. Бүгенге көнгә 400 гектарга якын көзге арыш һәм 400 гектар көзге бодай җыелган. 1300 гектарда көзге бодай һәм 1100 гектарда горчица уңышын җыеп аласы бар. Уңдырышлылык гектардан 35 центнер һәм аннан да югарырак. Башка кырлар 40-45не бирер дип өметләнәбез.

Комбайннарда хәзер ашлык коры һәм чиста, һәм без аны шунда ук махсус саклау урыннарына («рукава») сала алабыз. Хәзер орлыкларны тикшерүгә җибәрәбез. Ашлык югары сыйфатлы булыр һәм уңдырышлылыкны яхшы дәрәҗәдә саклар дип өметләнәбез.

Комбайнчыларның эш көне иртәнге 7дән башлана: алар кырга чыгалар, техниканы әзерлиләр. Иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр кырда эш кайный. Һава торышы әйбәт булганда ялларсыз эшләргә туры килә. Алексей Овчинников кыр корабында моннан 40 ел элек, комбайннарда кондиционерлар турында сүз дә булмаган вакытта эшли башлаган. Хәзер ул «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыяте хезмәткәре.

— Әти механизатор иде, балачакта гел аңа булыштым, ияләнеп киттем. Заводта эшләгәнче, рәхәтләнеп кырда эшлисең: саф һава, табигать. Хәзер, әлбәттә, элеккеге "Нива«да эшләгәнгә караганда җиңелрәк — комбайн барлык күрсәткечләрне дә күрсәтә. Кабинада кондиционер тора — эссе түгел. Тәмле ашаталар. Эшләргә була — тик ялкауланма гына, — ди комбайнчы.

Алабуга районында 22700 гектардан уңыш җыясы бар, шуның 5700 гектары — техник культуралар (рапс, горчица), калганнары — бөртекле культуралар.

***
Алабуга районы — бер баш терлеккә терлек азыгы әзерләү буенча (26,8 центнер азык берәмлеге күрсәткече белән) Татарстанда беренче өчлектә.
Сенаж 65 670 тонна әзерләнгән — таләп ителгән күләмнең 109 проценты, печән — 7 167 тонна (102 процент).

«Яңа Юраш» агрофирмасы" исәбендә шартлы бер баш терлеккә 31 центнер азык берәмлеге, «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативы исәбендә — 28 центнер. Бу көннәрдә берьеллык һәм күпьеллык үләнне икенче катка чабу эшләре бара.

30 июльгә районда 6000 гектар чиста пар мәйданнарын эшкәртү төгәлләнгән. Туфракны төп эшкәртү 445 гектарда башкарылган (план буенча 27636 гектар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев