Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында хәйрия акциясе

Алабуга комсомолының ветераннар советы социаль-хәйрия акциясен дәвам итә.

2024 ел башыннан «Надежда России» рәисе Алена Чернова инициативасы белән Алабуга районында «Добрые книги — в сельские школы» акциясе уза. Бу инициативаны Алабуга районы Комсомол һәм пионер ветераннары Советы Рәисе Зәкәрий Минһаҗев та хуплады. Акцияне үткәрүдә Алабуга китапханә системасы директоры Юлия Нәҗипова зур ярдәм күрсәтә. Алар үз коллективлары белән авыл мәктәп китапханәләренә посылкалар әзерлиләр.
Җәйге каникуллар башланганчы халыктан биш меңгә якын китап кабул ителгән. Алар тантаналы рәвештә Морт, Куклюк, Костенеево, Шүрнәк авылларындагы мәктәп китапханәләренә, Олы Качка авылы китапханәсенә тапшырылды.

Оештыру комитеты җәй көне дә эшли, балалар өчен китаплар җыя һәм сайлап ала. Чираттагы китап десанты Лекарево авылында булачак. 2нче сентябрьдә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада укучыларга әдәбият дәресләре һәм сыйныфтан тыш уку өчен кирәкле искиткеч китаплар бүләк ителәчәк.

Авыл мәктәпләрендә чит тел дәресләре өчен сүзлекләргә ихтыяҗ зур. Мондый проблема турында белгәч, Алабуга комсомолы ветераны Әлфия Миңнегулова мәктәп укучылары өчен кирәкле ике басма сатып алган, битараф булмаган алабугалыларда да сүзлекләр табылган.
Акцияне оештыручылар мондый бүләкләр укучыларга укуда ярдәм итәр, алар өчен чын дуслар булырлар, дип ышаналар.

— Хөрмәтле алабугалылар! Сездән безнең искиткеч, игелекле һәм кирәкле эшебездә катнашуыгызны сорыйбыз. Шәхси китапханәләрегезне карап чыгыгыз, Алабуга районы авылларындагы яшь укучылар белән яхшы китаплар белән уртаклашыгыз, — дип чакырды Алена Чернова.

Китапларны Алабуганың барлык китапханәләрендә дә кабул итәләр, ә 31 август көнне сәгать 10нан 12гә кадәр шәһәр Мәдәният сараена алып килергә була. Белешмәләр өчен телефон 8 (968)837-75-05.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев