Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында җирле мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр

2013 елдан Татарстанда гражданнарның үзара салым программасы гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә авыл халкы аеруча игътибар таләп итә торган җирле мәсьәләләрне хәл итә ала.

Шулай итеп, халык тарафыннан тапшырылган һәр сумга дәүләт 4 сум күләмендә субсидия бирә, бу баштагы сумманы берничә тапкыр арттыра һәм күбрәк мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә.

Моны Илмәт авылы җирлегендә яшәүчеләр яхшы аңлый. Анда халыкның 100 проценты әлеге программада катнаша.
− Алар җыелган акчага башкарылган эш нәтиҗәсен күрә, − ди җирлек башлыгы Рәзимә Мингалеева.
Соңгы елларда чыннан да шактый эш эшләнгән. Быел Илмәттә парк төзекләндерелгән, брусчатка җәелгән. Җирлектә булган тракторга асылмалы җиһаз сатып алганнар, чөнки ул халык проблемаларын вакытында хәл итү өчен кирәк булган. Моннан тыш, Ядегәр авылында зиратның бер өлешен койма белән әйләндереп алу өчен дә материал алынган.

− Киләсе елда бу эшне дәвам итәргә планлаштырабыз. Зиратны коймалауны һәм төзекләндерүне төгәлләячәкбез. Илмәттә быел да, узган ел да «чиста су» программасы буенча эшләр алып бардык. Шулай итеп без 1,5 чакрымга якын суүткәргеч алыштырдык. Әмма Үзәк урамда төзекләндерәсе урыннар бар. 90 метр суүткәргечне үзара салым акчасына яңартырга булдык. Шулай ук без су башнясы тирәсендә койма төзергә ниятлибез, − дип сөйли җирлек башлыгы.
Бу максатлар өчен Ядегәр авылында яшәүчеләр 500әр сум, ә Илмәттә 300әр сум акча җыячак.

Бехтерево авыл җирлегендә яшәүчеләр дә быел бер кешедән 300әр сум акча җыйган. Бу акчаларга Бехтерево авыл зиратына кадәр 330 метр юлга вак таш түшәлгән, ә Гари авылындагы Чишмә урамына 340 метр суүткәргеч үткәрелгән.
− Киләсе елда юлларга игътибар бирергә планлаштырабыз. Административ биналар, Мәдәният йорты урнашкан авыл үзәгендә асфальт салыначак. Һәр кешедән 500әр сум акча җыярга тәкъдим иттеләр. Ә Гари авылында Мәктәп урамындагы юлны төзекләндерәчәкбез, − дип планнары белән уртаклашты җирлек башлыгы Николай Кусаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев