Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында кибетләр ябыла

Кибетләр Лекарево, Поспелово, Олы Качкада, Армалыда ябылган.

Икмәкне дә, иң кирәкле товарларның берсен дә алып булмый. Армалы авылында яшәүче Валентина Полякова редакциябезгә шундый зар белән мөрәҗәгать итте.

Ул Лекарево, Поспелово, Олы Качкадагы кебек үк, алар авылында да кибетне ябуларын әйтте. Шуны дәлилләп, Валентина Иван кызы безгә фото җибәрде. Дөрес, атнага ике тапкыр ашамлыклар һәм хуҗалык әйберләре сата торган автолавка килеп йөри, ләкин ул бөтен авылларны әйләнеп чыкканчы, алырлык нәрсә аз кала. Өлкән яшьтәгеләрнең шәһәргә барыр мөмкинлеге юк. 

Хәлгә ачыклык кертү өчен, без АМР сәүдә бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Анда аңлатуларынча, ел ахырына кадәр Лекаревода кибетне ачарга уйлыйлар. Поспеловода ике кибет бар.

Фотода Армалыда кибете күренеше. 
Фото: авылда яшәүчеләр архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев