Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында «Мобиль поликлиника» эшли башлый

28 февральдән башлап бу күчмә комплекслар үз эшләрен яңартачак.

28 февральдән «Мобиль поликлиника» күчмә комплекслары үз эшен башлап җибәрә.

Алабуга районында мобиль комплекс график буенча эшен түбәндәге авылларда дәвам итәчәк:

— 28 февральдән 10 мартка кадәр Костенеево авылында, 
— 11-18 мартта Танайка авылында.

Мондый автоклиникада халыкны тар белгечләр кабул итә. Быел Алабуга районында Чаллының «5нче шәһәр хастаханәсе» табиблары: терапевт, кардиолог, эндокринолог, невролог, гинеколог, хирург, уролог, офтальмолог кабул итәчәк. Комплекс заманча күчмә диагностика җиһазлары белән җиһазландырылган.

Комплексның бер авылдан икенчесенә күчүе сәбәпле, дүшәмбе көнне кабул итү булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев