Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авылларында яңадан почта бүлекләре ачылды

Бүлек башлыгы вазифасына кеше таба алмаганлыктан, алар озак вакыт ябык торды. 

Олы Шүрнәк һәм Морт авылларында яңадан почта элемтәсе бүлекчәләре ачылды. Бүлек башлыгы вазифасына кеше таба алмаганлыктан, алар озак вакыт ябык торды. Алабуга районара почтамты җитәкчесе Александр Попушин билгеләп үткәнчә, учреждениедә кадрлар мәсьәләсе кискен тора, хәзер Танайка авыл җирлегендә почтальоннар җитми, шәһәрдә дә вакансияләр бар. 

Алабуга районында барлыгы 22 почта элемтәсе бүлеге эшли, шуларның 7се — шәһәрдә, 13е — авылларда һәм 2се — күчмә. Агымдагы елның 9 аенда почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре тарафыннан бер миллионнан артык гади язма корреспонденция, 676 меңе — заказлы, 55 меңгә якын посылка, 17 меңе − почта аркылы акча күчерү кабул ителде һәм эшкәртелде, миллионнан артык счет ияләренә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев