Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады

«Бу бәйрәмнәр — районыбыз, республикабыз, илебез муллыгына, чәчәк атуына юнәлдерелгән гомуми максат тирәсендә халкыбызның бердәмләшүе билгесе», — диде Рөстәм Нуриев. 

Хөрмәтле алабугалылар!

Сезне дәүләт бәйрәмнәре — Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәмнәр — районыбыз, республикабыз, илебез муллыгына, чәчәк атуына юнәлдерелгән гомуми максат тирәсендә халкыбызның бердәмләшүе билгесе.
Алар безгә төрле милләт һәм төрле диндәге кешеләрнең уртак тырышлыгы, үз көчләренә ышанычы, яшәешне яхшыртуга ихлас омтылышы белән югары нәтиҗәләргә ирешергә, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин булуын искәртә.

Алга таба да Алабуга районындагы төрле милләт вәкилләре тыныч һәм тату яшәсен, туган районыбызның киләчәктә чәчәк атуына бергәләп тырышсын.
Барлык алабугалыларга ныклы сәламәтлек, хезмәттә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы һәм гаиләләрдә җылы мөнәсәбәт телим!

Рөстәм НУРИЕВ, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев