Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде

Ул авылларны үстерүгә, бигрәк тә аларда кайбер программаларны тормышка ашыруга багышланган иде. 

Киңәшмәдә, үзара салым мәсьәләсе дә каралды. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча җыелган һәр сумга республика хөкүмәте муниципалитетка тагын 4 сум өстәп бирә. Программа ярдәмендә авылларда юллар ремонтлана, зиратлар төзекләндерелә, обелисклар торгызыла.

Әйтик, Бехтерево авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым программасы буенча авыл халкы 700әр сум җыя, әлегә ул 60 процентны тәшкил итә. Җирлек башлыгы Николай Кусаев сөйләвенчә, җыелган сумманың зур өлеше юлларны асфальтлауга юнәлдереләчәк. Шулай ук Мурзиха авыл җирлегендә дә юлларны ремонтлауга нәкъ менә үзара салым акчалары тотылачак. Иске Күклектә гражданнарның үзара салым программасы буенча җыелган акчалары урамнарны төзекләндерүгә тотылачак.

Эшләр исемлеген төзегәндә, җирлек башлыкларына иң беренче чиратта авыл халкының ихтыяҗларын истә тотарга кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Нуриев. Ул авыл җирлекләре башлыкларына хисап сессияләре вакытында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен аерым бер реестрга тупларга кушты. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре — һәр эшнең нигезе, диде Рөстәм Нуриев. 

Күп очракта авыл халкы район җитәкчелегенә җирлекләрне су белән тәэмин итү һәм юлларны ремонтлау кебек сораулар белән мөрәҗәгать итә. Әлеге проблемаларга игътибар итәргә кирәк, — дип нәтиҗә ясады район башлыгы. Моннан тыш, киңәшмә барышында авылларның «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасында катнашуы турында фикер алыштылар, аның кысаларында спорт һәм балалар мәйданчыклары төзү, тротуарларны төзекләндерү планлаштырыла.

Рөстәм Нуриев шулай ук җирлекләрдәге йортларга газ кертү программасында актив катнашырга кушты. Газ кертү — шулай ук авыл кешеләрен борчыган сорауларның берсе. Ә «Газпром» программасында катнашу − йортларга зәңгәр ягулык кертү өчен яхшы мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев