Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән котлый

Кадерле укытучылар, мәгариф ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас һәм җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!

Укытучылар көне — ул бөтенхалык бәйрәме. Һәркайсыбызның тормышында белем дөньясына юл ачкан, дус булырга һәм яхшылыкка өйрәткән, фәннәргә кызыксыну уяткан беренче укытучыбыз бар. Бу көнне без аларны искә алабыз, рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән чәчәкләр һәм игътибарыбызны бүләк итәбез.
Укытучы — катлаулы һөнәр, биредә очраклы кешеләр юк, монда бары тик йөрәк кушуы буенча гына киләләр. Һәр мөгаллим беренче чиратта үз укучыларын яратып, чын шәхесләр итеп формалаштыру һәм үстерү теләге белән яши. Шуңа күрә дә авыр укытучылар хезмәте һәрвакыт шулай югары бәяләнде, нәкъ менә шуңа балаларыбыз сезгә шундый ышаныч белән карый.
Алабуга муниципаль районында безнең горурлыгыбыз — үз эшләренең чын осталары, мәгариф каһарманнары эшли.
Сез һәрвакыт заман белән бергә атлавыгыз, һәр эшкә иҗади якын килүегез, белем һәм тәрбия процессларын тормышка ашыруның иң яхшы формаларын даими эзләвегез белән аерылып торасыз. Соңгы вакытта безнең шәһәрдә шулай актив рәвештә кертелә башлаган полилингваль белем бирү моның ачык мисалы булып тора. Бу безнең районның мәгариф системасында тагын бер үсеш юнәлеше.
Кадерле укытучылар! Без Сезгә ихлас күңелдән йөрәк җылыгыз, укытучы хезмәтенә һәм укучыларыгызга карата битараф булмавыгыз һәм саф мәхәббәтегез өчен рәхмәтле.
Шушы якты бәйрәм көнендә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп яшәвегезне телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев