Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт авылында иҗат-хисап концерты узды

Анда 50дән артык кеше катнашты.

Узган атнада Алабуга районы Морт авылы мәдәният йортында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган үзешчәннәрнең хисап концерты узды.

«Язлар килде туган җиребезгә» дип аталган җыр һәм бию кичәсендә илледән артык үзешчән катнашты. Монда мәктәп укучылары, хастаханә, китапханә, клуб, лаеклы ялда булган абый-апалар чыгыш ясады. «Яшьлек» бию төркеме тамашачылар хозурына 5 бию тәкъдим итте. Бу егет-кызлар — авылда үткәрелүче һәр бәйрәмнең бизәге. 

Бу юлы да алар башкаруындагы «Язгы вальс», «До-ре-ми», заманчалаштырылган татар халык биюе, «Чабата» биюләрен тамашачы алкышлар белән куәтләп торды. Алинә Гыйльмуллина «Уяну» биюе белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Малай һәм кызларны бергә туплап, аларга бию сәнгате серләрен өйрәтүче — Раушания Гайфуллина. Шуны да әйтергә кирәк, шушы көннәрдә, әлеге коллектив Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган муниципаль этномәдәният хореография фестивалендә 3нче мактаулы урынны яулады. Аларга алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.

Ләйлә Фәрхетдинова җитәкчелегендәге театр коллективы хисап концертына «Тылсымлы бакча» театр композициясен әзерләгән. Әлеге егет-кызлар да төрле бәйге-фестивальләрдә мактаулы урыннар яулый, авылдашларны да яңадан-яңа чыгышлары белән сөендереп тора.

Полина Иванова «Бүре белән Төлке» әкиятен, Басыйр Гайнанов Габдулла Тукайның «Пар ат» шигырен сөйләде,1нче сыйныф кызлары ансамбле «Яз килә» җырын башкарды. Балаларның чыгышларын халык һәрвакыт дулкынланып көтеп ала, көчле алкышлар белән озата, чөнки сәхнәдә — авылның киләчәге, өмете, халкыбызның рухи ядкарь варислары.

Бу көнне авыл халкы инде яратып өлгергән «Зиләйлүк» ансамбле дә чыгыш ясады. Хастаханә, мәктәп хезмәткәрләре: Гөлназ Мәҗитова, Гөлназ Вәлиева, Фәридә Әгъләмова, Илзирә Фазлыева «Күпме күзләр күреп онытылган» җырын башкарды.

Бу көнне үткән иҗат-хисап концертының тагын бер бизәге — ул Гаффановлар гаиләсе чыгышы. Гөлфинә апа Гаффанова — Морт мәдәният йорты мөдире, авылдагы бер генә чара да аннан башка узмый. Бу юлы сәхнәдә Гөлфинә апа улы Илназ, кызы Гөлнара, оныгы Аяз белән «Су буенда учак яна» җырын тәкъдим итте.

Мортларның мактанып сөйләрлек эшләре җитәрлек. Шуларның тагын берсе: Рәмзия Һидиятуллина җитәкчелегендә «Мирас» фольклор ансамбле эшчәнлеге. «Этномириада» мәдәният һәм халык сәнгате халыкара конкурс-фестивалендә әлеге ансамбль беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Хисап концертында бу коллектив «Кич утыру» күренешен сәхнәләштерде.

Рәйсә Шәфыйкова, әниле-кызлы Семеновлар дуэты, татар халык көйләренә тезмә башкарган курайчылар чыгышы кичәгә тагын бер ямь өстәде.

Концертмейстер, ягъни баянчы, Морт егете Рөстәм Закиров турында аерым әйтергә кирәк. Һәр номерны көй белән бизәүче, сәләтле, тырыш егет. Чыгыш ясаучыларның һәрберсенең үз холкы, үз тавыш биеклеге. Баянчы аларның һәммәсенең җаен таба, үз эшен яратканлыгы күренеп тора.

Чыгышлар барысы да эчтәлекле, матур, нык әзерлекле. Шуңа да кайсысы иң яхшысы дигән сорауга берәү дә төгәл генә җавап бирә алмастыр. Һәрбере —үзе бер тамаша, үзенчә матур, тамашачыларның көчле алкышларына лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев