Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Морт авылында яшьләр театры спектакль куйды

Авыл яшьләре Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә — адәм баласы» әсәрен сәхнәләштерде.

Әсәрне сәхнәгә куючы — Ләйлә Мулланур кызы Фәрхетдинова. Мин Ләйлә Мулланур кызын, аның үз эшенең остасы икәнен шактый күптән беләм. Шулай да, бу юлы нинди әсәр сайлады икән дип, тизрәк китапка тотынам. Шул тикле тамашачыны җәлеп итәрдәй, моннан 60 ел элек язылган, бүгенге көндә дә актуаль проблемалар күтәрелгән әсәрне сайлап алырга кирәк бит!

Әйе, Шәриф Хөсәенов гаҗәеп үзенчәлекле шәхес булган. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр иң оста табиб та һәм үзенчәлекле язучы да. Тормышта, яшәештә совет чорында килеп туган әхлакый мәсьәләләрне кискен куеп хәл итүе белән үзенчәлекле була ул. Бу әсәр унҗиде милли телгә тәрҗемә ителеп, илнең 48 театрында куела. Инде ул чорда ук бу пьесада заманча реаль яңгырашлы, җитди эчтәлекле, яңа тема һәм проблемалар күтәрелә дип табыла. Менә шундый әсәрләрне сәхнәгә куя ул безнең Ләйлә. 

Спектакльне сәхнәгә куяр өчен тупланган «Морт яшьләр театры» — тагын да җитдирәк мәсьәлә. Әсәрнең төп герое Зөбәйдә ролен Айсылу Исрафилова башкарды. Зөбәйдәнең киеме, үз-үзен тотышы, әгәр тирәнрәк уйлап карасак, безнең күбебезнең яшьлегебезне сагынып сөрән салуы, ачыргаланып кычкыруы ул... Аңа чын күңелдән ышанып, аның белән бергә көлеп, ул елаганда елап утырдык. Калган рольләрне апалы-энеле Азалия һәм Басыйр Гайнановлар, абыйлы-сеңелле Заһит һәм Фирүзә Гобәйдуллиннар, Раяз Мәрданов, Олег Тихомиров, Зөһрә Әхтәмова, Илназ Гаффанов, Айсылу Мостафина, Азат Галимуллиннар башкарды. Артистлар үз рольләрен шул кадәр яратып уйнады, сүзләре ышандырырлык, хәрәкәтләре төгәл, гел сәхнәдән төшмәгән кешеләр, диярсең. 

Араларында мәктәпне тәмамлап, Алабуганың, Казанның уку йортларында укучылары да бар, без аларның саф ана телендә матур сөйләшүләренә сокланып утырдык. Азалия, Зөһрә, Фирүзә, Айсылулар намус сафлыгы, тормыш кыйбласы, мәхәббәт, гаилә темаларын үзләре башкарган рольләре аша тамашачыга китереп җиткерә алдылар. Раяз белән Олегның гитарада уйнап җырлавы да тамашаны үзенчәлекле итте. Заһит, Илназ һәм Басыйр — бу асыл егетләр Морт авылының мәдәни тормышында иң зур урын алып торалар. Бу тамашада да алар үз-үзләрендә ышаныч та, сәләт тә, яхшы мәгънәдә үҗәтлек тә бар икәнен күрсәттеләр. Артистларның иң өлкәне, минем күршем — Азат Галимуллин, ашыгыч ярдәм машинасында эшли, мин аны җырлый гына дип торам, ә ул беркатлы, кысмыр Сәмигулланы килештереп уйнады да куйды, шаккатып утырдым. «Режиссерның уңышы — сәләтле коллективта һәм театр сөюче тамашачыда» — диләр. Морт тамашачысы Ләйлә Мулланур кызының һәм аның яшьләр театрының чыгышын бик җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде. Аларның барчасына да иҗади уңышлар, тормышларында үз кыйблаларын табып, бәхетле яшәүләрен телибез. 
Кадрия СӘЛИМОВА, Морт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев