Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Поспелово авылында яшәүчеләр башлыкка фельдшер юклыкка һәм юлларның начар булуына зарланды 

Поспелово авыл җирлеге — Алабуга районында иң тиз үсә торган җирлекләрнең берсе.

Бүген җирлектә 3 меңгә якын кеше яши. Авыл кешеләре өчен төп кыенлык — юлларның начарлыгы. Юлларга үзара салым программасы буенча вак таш җәяләр, ләкин җыйган акчалар җитми. Район башлыгы Рөстәм Нуриев халыкны кабул иткән вакытта бу мәсьәләне өлешчә хәл итеп булды. Быел Мальцево авылындагы Каринка һәм Чаллы урамнарын төзекләндерәчәкләр, район башлыгы бу максатка, өстәмә рәвештә, 3 миллион бүлеп бирергә булган. 

Илсөяр Закирова һәм Наталья Петрова Рөстәм Нуриевка Мальцеводагы ФАПта фельдшер юклыгыннан зарланып килгән. Анда авыруларны кабул итмиләр икән. Район башлыгы Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәровка бу мәсьәләне чишәргә, Мальцевога Поспеловодан фельдшерның йөреп эшләү мөмкинлеген оештырырга кушты. 

Авылда кыенлыклар булса да, эш алып барыла. Узган елда мәктәпкә ремонт ясалган, туклану бүлеген яңартканнар, иске тәрәзәләрен алыштырганнар. 
− Анда укучыларга ныклы белем бирүче, квалификацияле мөгаллимнәр эшли. Минем улым күптән түгел генә мәктәпне тәмамлады, аларның сыйныфы, тулысы белән диярлек, югары уку йортларының бюджетлы бүлекләренә керде, − ди Резеда Ганиева.

Әкренләп, авылның тышкы күренеше дә үзгәрә. Үткән елда үзара салым акчаларына Поспелово үзәгендә парк булдырылган. Фонарьлар, эскәмияләр урнаштырып, чәчәкләр утыртылган. 

− Бәләкәй балам белән еш кына паркта йөрибез. Башта анда клубның иске бинасы тора, җимереклек иде. Шул җирне чистартып тигезләделәр, уңайладылар. Планда — ул бакчадан ерак түгел спорт мәйданчыгы төзү, − ди биредә яшәүче Светлана Липина. Әйтүенә караганда, авыл үзгәрсен өчен, анда торучылар актив булырга, сорап кына йөрмичә, булышырга да тиешләр.

Сеессиядә алда торган эшләр билгеләнде, тик аларны тормышка ашыру өчен, җирлек башлыгын сайларга кирәк. Рөстәм Нуриев бу мәсьәләне ай дәвамында карар кылуның мөһимлеген әйтте. 

2022 елга планнар:
— Күпфункцияле үзәк тирәсен төзекләндерүне төгәлләү;
— урамнарны яктыртуны дәвам итү;
— Поспелово авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл кую.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев