Алабуга районы балалар бакчаларын планшетлар белән тәэмин итәләр
Алабуга районына бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 50 планшет кайтты. Аларны шәһәр һәм авылдагы мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә бирделәр.
Бу - "Татарстан Республикасында мәгариф үсеше стратегиясе" программасы тормышка ашуның бер этабы. Исегезгә төшерәбез, быел бу программа кысаларында райондагы балалар бакчалары ноутбуклар һәм проекцион техника алган иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев