Алабуга районына Нидерландтан таналар алып кайттылар
Алып кайтыр алдыннан һәр терлекне ветеринар карап чыкты.
Бүген «Мир» җәмгыятенә 102 баш тана китерелде. Мөгезле эре терлекне ерак Нидерландтан кайтартканнар.
− Аларны иркендә тотачакбыз. Декабрьдән алар бозаулый башларга тиеш. Хәзер инде бездә зур эш башкарыла, савым сыерлары 660 баш калды. Уртача савым — 27,5 литр сөт тәшкил итә, — ди хуҗалык технологы Владимир Чайков.
Алып кайтыр алдыннан һәр хайван ветеринар күзәтүе узган, Алабугага кайткач та таналар барлык карантин чараларын узачак.
− Карантин чаралары бер ай дәвамында үткәреләчәк, шуннан соң карантин бетереләчәк, − дип аңлатты Алабуганың баш ветеринария табибы Евгений Мишурняев.
Билгеләп үтик, бүгенге көндә «Мир» җәмгыятендә 1000 башка якын терлек бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев