Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 15,8 километр озынлыкта юл һәм тротуарлар салыначак һәм тәртипкә китереләчәк

Бу максатларга 35 миллион сум акча бүленгән. 

«Асфальт һәм бетон белән капланган урам юлларының гамәлдәге челтәрен төзекләндерү» программасы буенча өстәмә рәвештә 35 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шуның хисабына шәһәр юлларының 2,7 километры төзекләндереләчәк. Мәсәлән, Мәрҗани урамында 90 метр, Стахеевлар урамы буйлап (Мәскәү урамыннан Азин урамына кадәр) — 50 метр, Әйләнеч шосседа (Нечаев урамыннан Кирпеч заводы борылышана хәтле) — 530 метр озынлыкта юллар яңартылачак. 

АМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Миннебаева әйтүенчә, бу урында эш 100 процентка үтәлгән. Шулай ук Чишмә урамын (3нче йорттан башлап Калистов урамына кадәр) 150 метр озынлыкта, Яр буе урамын (Гассар урамыннан 8нче йортка хәтле) — 108 метр, Әйләнеч шоссе (№ 21а йортына кадәр керү юлы) — 132 метр, Нефтьчеләр проспекты (Спас урамыннан Татарстанның 10 еллыгы урамына кадәр1) — 320 метр, Төзүчеләр урамы (Яшьләр урамыннан Гыйззәт урамына кадәр) — 144 метр, «Яшь төзүче» балалар лагерена юл — 85 метр һ. б. Авыл җирләрендә дә юллар төзекләндереләчәк: 6нчы Танаев тыкрыгы (163 метр), Танайка авылы, Үзәк урам — 170 метр, Мальцево авылы, Есенин урамы — 240 метр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев