Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында бөртеклеләрне урып-җыю яртылаш төгәлләнде

Бүгенгә бөртекле культуралар 12341 гектардан җыелган, бу барлык мәйданнарның 54 процентын тәшкил итә.

Бу хакта шәһәр планеркасында, бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю турында сөйләгәндә, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Руслан Сафин хәбәр итте.
— 39,5 мең тонна ашлык суктырылды, район буенча уртача уңыш гектарыннан 32 центнер (ц/га) тәшкил итә, шул исәптән көзге арыш уңышы — 31,0 ц/га, көзге бодай — 37,0 ц/га, көзге тритикале — 67,0 ц/га, арпа — 30,2 ц/га, солы — 30,0 ц/га, борчак — 28,5 ц/га.
Быел чәчү мәйданы барлыгы 35,3 мең гектар тәшкил иткән, шул исәптән бөртеклеләр һәм кузаклылар — 22,7 мең гектар. Районда урып-җыю эшләренә 47 ашлык җыю комбайны җәлеп ителгән, шуларның 29ы — заманча «Нью-Холланд», «Тукано», «Акрос-585» һәм «Акрос-530» комбайннары, аларның егәрлеге 230дан 320гә кадәр ат көченә тиң.
«Нократ таңнары» АФ" ҖЧҖендә шулай ук кәбестә һәм бәрәңге җыю эше тулы куәтенә дәвам итә. 35 гектардан бәрәңге (планга карата 36 процент), 36 гектардан кәбестә (планга карата 32 процент) җыелган.
— Бүгенге көндә районда ашлык суктыру буенча «Нократ таңнары» АФ" ҖЧҖ, "Яшь көч"АФ" ҖЧҖ һәм «Яңа Юраш» АФ" ЯАҖ алда бара, анда бөртеклеләрнең 52 проценттан артыгы җыеп алынды инде, — дип билгеләп үтте Руслан Сафин.
Урып-җыюның беренче көннәрендә ашлыкны югары дымлылык шартларында суктырдылар, шуңа күрә хуҗалыкларда бар көченә ашлык киптерү җайланмалары эшләде. Алар белән 6 хуҗалык җиһазландырылган. Җылы, кояшлы һава торышы урнашкач, ә ул, синоптиклар фаразлаганча, ай азагына кадәр дәвам итәчәк, игенчеләр бөртекле культураларны урып-җыюны бер атна эчендә тәмамларга, шулай ук көзге бөртекле культураларны чәчүне һәм туңга сөрүне уңышлы дәвам итәргә ниятли.
— Быел 5250 гектар мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчү планлаштырыла, бу бөртеклеләр мәйданының 25 процентын тәшкил итә. Шулардан көзге арыш — 2850 гектар, көзге бодай — 1900 гектар һәм тритикале 500 гектар булачак. Бүгенгә хуҗалыклар 1330 гектар мәйданда чәчүне башкарган инде. Шуның белән бергә 27,5 мең гектар җирне эшкәртергә кирәк, — диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев