Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында «Чыршы» операциясе башлана

Урманнарда патрульләр кизү торачак.

20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр Татарстанда «Чыршы» оператив-профилактика чарасы старт ала. Урманнарда ылыслы агачларны законсыз кисү очракларын булдырмас өчен, патрульләр кизү торачак. Мондый хокук бозу өчен 3 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный. 

«Алабуга урманчылыгы» идарәсе җитәкчесе, урманчы Рәмис Гыйлаҗиев хәбәр иткәнчә, хокук бозу очраклары турында урман сагына 8-800-100-94-00 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин. 

«20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр урман участокларында патрульләр кизү торачак. Закон бозучыларны штрафлар көтә: гражданнарга — 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга — 200 меңнән 300 мең сумга кадәр. Гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен корыган агачларны, кисмичә генә, җыя ала», — дип хәбәр иттеләр Алабуга урманчылыгында.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев