Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында ике юл-транспорт һәлакәтендә балалар зыян күрде

Ял көннәрендә Алабуга районында ике юл-транспорт һәлакәте булган, аларда балалар зыян күргән.

Беренчесе — Бехтерево авылында. Биредә 2008 елда туган хатын-кыз баланы бәрдерә. Кыз бала тюбингта таудан шуып төшә һәм автомобиль көпчәкләре астына эләгә. Аны үзәк хастаханәгә төрле имгәнүләр белән китерәләр.

Икенче юл һәлакәте Алабугада килеп чыга. Монда Яр Чаллы шоссесы урамы буенча 50нче йорт янында ике Лада Приора автомобиле бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә ике автомобильнең дә пассажирлары — ике хатын-кыз, 6 яшьлек кыз һәм 16 яшьлек яшүсмер тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев