Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында халык санын алу башланды

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр 12нче Бөтенроссия халык санын алу барачак.

Халык санын алуда катнашу ысуллары:
1) 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр сан алуда Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашырга мөмкин.
2) 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр сан алучылар хисап участокларын йөреп чыгачак. 
3) 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр стационар сан алу урыннарына барып, сан алуда катнашып була.

15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр илебезнең һәр гражданына Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында электрон сан алу битләрен мөстәкыйль тутырырга була. Интернет та сан алу үткәннән соң, кулланучының Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына халык санын алуны үткәнлекне раслый торган үзенчәлекле кодлар киләчәк. Әлеге кодларны сан алучыга күрсәтергә кирәк булачак. 

Күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр үзәгенә (КФҮ) барып та сан алуда катнашырга мөмкин. Халык санын алу вакытына КФҮ бинасында район дәрәҗәсендәге инструктор өчен бер эш урыны булдырылган. 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр ул халыкка киңәш биреп, планшетлы компьютерда халык санын алуны башкарачак. 

Алабугалылар шәһәрнең Нефтьчеләр проспекты, 1 йорт һәм Нефтьчеләр проспектындагы 44б йортында урнашкан КФҮ адресы буенча халык санын алуда катнаша ала.

Сан алу битләрендә гражданлык хәле, кайсы милләттән булу, социаль-демографик сыйфатнамәләр, миграция, белем, мәшгульлек, торак шартлары турында мәгълүмат теркәлә.

Сан алуның беренче нәтиҗәләре 2022 елда, ахыргы йомгаклары − 2023 елда билгеле булачак.

Сан алучы нинди булырга тиеш
Паспорт күрсәткән очракта гамәлдәге таныклыгы
Планшетлы компьютеры
Шарф һәм жилеткасы
Зәңгәр сумкасы
Фонаре була.

2021 елның 1 гыйнварына Алабуга районында халык саны 85 514 кеше тәшкил итте: 73 866 − Алабуга шәһәрендә, 437 — Тарловка авылында, 11 211кеше − районда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев