Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында - «Королева Анна»

Быел Алабуга аграрчылары сынап карарга булган яңа бәрәңге сорты әнә шундый гадәти булмаган исем йөртә. Әлеге сорт иртә өлгерешле булганга күрә, авыл халкы аны алуга да гадәттәгедән иртәрәк — августның беренче көннәрендә үк керешкән.

"Королева Анна«ны «Нократ таңнары» агрофирмасы хезмәткәрләре үстерә. Быел анда икенче икмәк утыртуга 300 гектарга якын җир бүлеп бирелгән. Җирле игенчеләр мондый бәрәңгене беренче тапкыр утырткан. Аларның сүзләренә караганда, әлеге сорт үзенчәлекле тәме, югары уңышлылыгы һәм төрле авыруларга һәм корткычларга бирешмәүчәнлеге белән аерылып тора. «Королева Анна» сортын немецлар чыгарган, шул ук вакытта ул начар шартларга һәм катлаулы Россия климатына махсус җайлаштырылган. Бәрәңгенең бу сорты иртә өлгерешле булганга күрә, авыл халкы аны алуга да гадәттәгедән иртәрәк — августның беренче көннәрендә үк керешкән.
Алабуга районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Маргарита Сотникова сүзләренә караганда, 18 августка хуҗалык кырларыннан барлыгы 754 тонна икенче икмәк җыеп алынган.
«Уртача уңыш бер гектардан 230 центнер тәшкил итте. Бу яхшы күрсәткеч. Тик әлегә бәрәңге алу эшен көндәлек режимда алып бару мөмкинлеге юк, чөнки кайчагында һава торышы яңгырлы була.»
Районның Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, быел, «Нократ таңнары» агрофирмасыннан тыш, яңа сорт бәрәңгене «Привольное» ҖЧҖ хезмәткәрләре дә утырткан. Тик, Олы Шүрнәк авылы игенчеләреннән аермалы буларак, алар бәрәңгенең соңрак өлгерә торган сортларына өстенлек биргән, шуңа күрә "Привольное«да әлегә төп яшелчәне җыюга керешмәгәннәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алабуга районы территориясендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре арасында бәрәңге үстерү өстенлекле эш юнәлеше булып тормый. Узган ел бәрәңге утырту белән «Нократ таңнары» ҖЧҖ хезмәткәрләре генә шөгыльләнгән. 2019 елда бу хуҗалыкта урып-җыю мәйданы 460 гектар тәшкил иткән. Әйтергә кирәк, әлеге хуҗалык сәүдә челтәрләренә сату өчен яшелчәләр үстерә. Саклауга һәм орлыкка «Нократ таңнары» аграрчылары ел саен 20 мең тонна бәрәңге калдыра. 
Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре бәрәңге үстерүче бакчачыларга яшелчәне утыртылганнан соң 90 көн эчендә җирдә тотарга киңәш итә.
Районның Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Александр Косов сүзләренә караганда, икенче икмәкнең өлгерүе турында беренче чиратта коры бәрәңге сабагы сөйли. Әгәр сабак яшел булса, димәк, бераз көтәргә кирәк.
«Утыртканнан соң 90 көн узгач, коры һава торышы урнашкан көннәрдә эшкә тотынырга кирәк. Менә мин гомерем буе бәрәңге белән шөгыльләнәм, бакчам зур, яшелчәне алуга керешкәннән алып, эш тәмамланганчы бер атна үтә. Бәрәңгене базга төшерер алдыннан киптерү өчен нәкъ менә шул кадәр вакыт таләп ителә,» — дип сөйли Александр Косов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев