Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында коронавирус белән авыруның тагын биш очрагы расланган

Республикада зарарланган кешеләрнең гомуми саны 1831гә җиткән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 85 яңа очрагы расланган. Республикада зарарланган кешеләрнең гомуми саны 1831гә җиткән. Тәүлек эчендә 165 кеше савыккан. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 11 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 14 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 15 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 13 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 5, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 7 очрак.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан (30 очрак) һәм Яр Чаллы (22 очрак) алда бара. Алабуга районында 5, Әлки районында 4 очрак расланган. Арча районында 3 очрак теркәлгән. Әгерҗе, Апас, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Теләче районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев