Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында «Нократ таңнары» хуҗалыгы тритикале культурасын җыю буенча рекорд куйды

Тритикале кыйммәтле азык культурасы булып санала, бу селекция өчен менә дигән материал.

«Нократ таңнары» ҖЧҖ районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре исемлегендә чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде, әмма шунда ук югары күрсәткечләргә иреште.
Быел да хуҗалыкта бөртекле һәм азык культуралары, шулай ук яшелчәләр уңышы бик югары. Биредә бер әйләнәгә 42,5 центнер ашлык алалар, шул исәптән көзге һәм сабан бодае — 42 центнер. 25 августка 1600 гектар мәйдан бушатылган, бу барлык мәйданнарың 65 процентын тәшкил итә. 30 гектарның һәрберсеннән 67 центнер ашлык биргән тритикале сорты һәммәсен шаккаттырды. Әлеге культура Алабуга районы өчен яңа түгел, әмма ни сәбәпледер онытылган. Сүз уңаеннан, аны еш кына бодай дип атыйлар, ләкин, сүзлектән карасак, бу — арыш белән бодайны кушып чыгарылган арыш-бодай гибридлары. Тритикале кыйммәтле азык культурасы булып санала, бу селекция өчен менә дигән материал.
Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеген җитәкләүче Александр Косов әйтүенчә, быел "Нократ таңнары«нда перспективалы культура өчен 150 гектар җир бүлеп бирелгән. Мәйданнарның өчтән бере чәчелгән инде, чөнки бу культура көзге культуралар рәтенә керә, ә аларны чәчү эшләре биредә районда беренчеләрдән булып башланган.
Сүз уңаеннан, бөртеклеләр уңышы буенча хуҗалык безнең районда гына түгел, Татарстанда да рекорд куя. Урып-җыю темплары да мактауга лаек: дүрт ашлык җыю комбайнының тәүлеклек техник потенциалы — көнгә 69 гектар булуына карамастан, аларның күрсәткече 150 гектарга җитә. Димәк, монда бер комбайнга бик югары йөкләнеш — 817 гектар.
Ашлык бик дымлы килеш җыелса да, аны саклау белән кыенлыклар булмаячак, чөнки Олы Шүрнәктә сәгатенә 20 тонна җитештерүчәнлекле киптергеч эшкә җәлеп ителгән.
Бу көннәрдә яшелчә плантацияләрендә дә эш кайный, аларны үстерүгә ҖЧҖ директоры Сергей Полынкин һәм аның командасы аеруча зур игътибар бирә. Ташламалы кредитлардан файдаланып һәм башка күп кенә программаларда катнашып, җитәкчеләр яшелчәләрне саклау һәм эшкәртү буенча тулы бер завод төзи алган. Бу көннәрдә барлыгы 112 гектар мәйданны биләп торган иртә өлгерешле кәбестәне урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара, 38 гектардан яшелчә җыеп алынган инде. Аның уңышы һәр гектардан 300әр центнер (чираттагы рекорд!), ә бәрәңге уңышы гектардан 290 центнер тәшкил итә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел «икенче икмәк» биләгән 265 гектар мәйданның бер өлешендә иртә өлгерешле, югары уңышлы һәм тәмле сорт — «Королева Анна» утыртылган.
Моннан тыш, 98 гектардан аш чөгендере һәм кишерне җыеп аласы бар, алар 38 гектарны били. (Ә суган инде ышанычлы саклау урынына урнаштырылган). Бу яшелчәләрнең уңышы да районның гына түгел, хәтта республиканың рекордларын уздырырлык булыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев