Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында юллар төзекләнә

Бу эш шәһәрдә дә, төбәк юлларында да бара. 

Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе башлыгы Валерий Исаев сөйләвенчә, "салкын асфальт"тан башладылар, кичәдән бирле "кайнар асфальт"ка күчтеләр, аны "Алексеевскдорстрой“дан китерәләр. 

− Без барлык юлларны тиешле торышка җиткерәчәкбез, − диде ул.
Бер атна элек район юлларында да чокыр-чакырларны ямауга керештеләр. 2020 елдан алып, моның белән “Алексеевскдорстрой” оешмасы шөгыльләнә. Алар җаваплылыгында − Алабуга районындагы 232 километр төбәк юллары — алар 17 авыл җирлегенә керә.

− Хәзер без юлны тоташ асфальтлы-бетонлы катнашма белән ябабыз, чөнки һава торышы җылы. Пәнҗешәмбедә асфальт-бетон заводын эшләтеп җибәрдек һәм җомгадан эш башладык. Былтыр 900 тонна катнашма китте, быел да шул чама булыр. Кайнар асфальтлы-бетон салу белән беррәттән, сиптергечле яңа ысул да кулланабыз. Чокырлы урыннарны ямау ул күп акча һәм хезмәт таләп итә. Яңа ысулны көннең җылылыгы 20 градустан арткач кына файдаланырга мөмкин, − ди "Алексеевскдорстрой“ның Алабуга участогы башлыгы Динар Җаббаров. 

Аның сүзләренә караганда, юлның башыннан өченче километрына кадәр “Алабуга — Лекарево — Армалы” арасы иң проблемалы булып тора. Район юлларын ремонтлауны шуннан башлаганнар да инде. 

Быел юлларны төзекләндерүгә, яңа билгеләр куюга, автопавильоннар урнаштыруга, юл кырларын чабуга зур игътибар биреләчәк. 

− Юл өслегендәге билгеләрне тулысынча алыштырачакбыз, алар ике ел элек салынган иде. “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” илкүләм проекты буенча шулай ук “Алабуга — Гари — Абалач” юлының 1енче километрыннан 3енче километрына кадәр ремонт ясалачак, − дип өстәде Динар Җаббаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев