Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының Говоров урамындагы 11нче санлы йортта яшәүчеләр район җитәкчесенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

Әлеге йортта яшәүчеләр йортны капиталь ремонтлауны тизләтүдә ярдәм күрсәтүләрен сорады.

Бу борчыган сорауны әлеге йортта яшәүчеләр онлайн форматта узган кабул итүдә күтәрде. Йортта яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы Наталья Гасимова сүзләренә караганда, аларның күп катлы йортлары 40 ел дәвамында ремонтланмаган. Ул Рөстәм Нуриевтан йортны капиталь ремонт программасына мөмкин кадәр тизрәк кертүне сорады. Әлеге мәсьәлә буенча җавап бирүче сыйфатында чыгыш ясаган «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаменты» МУП директоры Лилия Маликова аңлатканча, бу йорт 2011 елдан башлап, торак милекчеләре җыелышы карары нигезендә, турыдан-туры идарәдә, ягъни аның идарәче компаниясе юк.
«Департамент хезмәткәрләре торак милекчеләре вәкилләре белән очрашу үткәрде, анда капиталь ремонт өчен взнослар җыю урынын билгеләү һәм капиталь ремонт үткәрү кирәклеге буенча гомуми җыелыш үткәрү зарурлыгы турында аңлатмалар бирелде. Җыелыш беркетмәләре проектлары тиешле инстанцияләргә җибәрелде».
Рөстәм Нуриев бу йортны 2022 елга капиталь ремонт программасына кертергә кушты: «Кызганыч, киләсе ел программасы инде формалаштырылган, һәм без аны үзгәртә алмыйбыз».
Ә менә Тукай урамындагы 35нче йортта салкын су белән тәэмин ителешнең булмавы турындагы мәсьәләне хәл итүдә шәһәргә генә түгел, ә биредә яшәүчеләрнең үзләренә дә катнашырга туры киләчәк. Әлеге проблема белән алар шулай ук район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. «Алабуга» МИЗының Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу департаменты башлыгы Евгений Иванов сүзләренә караганда, әлеге йортта яшәүчеләр аларга берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән.
«Бу мәсьәлә буенча 6 июльдә без күчмә тикшерү оештырдык. Комиссия ачыклаганча, салкын су белән тәэмин ителмәүнең сәбәбе — Тукай урамындагы 33, 35 һәм 37нче санлы торак йортларны су белән тәэмин итә торган торбаүткәргечнең тутыгуы».
Әлеге торбаүткәргеч инде 1990 елда ук төзелгән, ә аны эксплуатацияләүнең иң күп вакыты 30 ел тәшкил итә. Шәһәрнең түбән өлешен су белән тәэмин итү өчен Алабугага кадәр яңа суүткәргеч төзергә кирәк. Ә аның смета бәясе 600 миллион сумнан артып китә, дип өстәде Евгений Иванов.
Конкрет участок 50 метр торбаны алыштыруны таләп итә, аны алыштыру тәкъдиме кертелде. Әлеге участокны алыштыруга 120 мең сум күләмендә акча таләп ителгәнлеге ачыкланды. Район җитәкчесе йортта яшәүчеләргә бу мәсьәләне хәл итү өчен финанслауда катнашырга тәкъдим итте. Ягъни сумманың 50 процентын шәһәр, ә калганын халык үз өстенә алачак.
Барлыгы бу көнне Рөстәм Нуриев 20 мәсьәләне карады. Аларның күпчелеге торак-коммуналь сферага кагылышлы иде. Сорауларның бер өлеше, гадәттәгечә, контрольгә алынды, чөнки җентекләп өйрәнүне таләп итә. Яшь хоккейчыларның ата-аналары Рөстәм Нуриевка капкачыларга аерым тренер бүлеп бирү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән иде. Район җитәкчесе әлеге үтенечне канәгатьләндерергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев