Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының Костенеево авылында буа реконструкцияләнә

Моңа акча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Костенеево авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Татьяна Минеева хәбәр иткәнчә, буаны реконструкцияләү ике этапта уза. Беренче этап узган ел тәмамланган, ә икенчесе быел бара.
Буада, элеккегечә үк, авылда яшәүчеләр генә түгел, шәһәр халкы да ял итә алачак.
«Бирегә шәһәрдән дә күпләр килә. Яр буенда палаткалар куялар, балык тоталар, су коеналар», — ди Татьяна Минеева.
Исегезгә төшерәбез, моннан ун ел элек буаны үзгәртеп корганнар иде инде. Әмма вакыт узу белән, су җибәрүче авария гидрантлары тузып, сафтан чыккан. Аларны алыштырганнар, балык тоту җайланмалары урнаштырганнар. Шулай ук дамба ныгытылган, юлга вак таш җәелгән. Реконструкция инде ахырына якынлашып килә, тик буа әлегә су белән тутырылмаган. Моны гидрантларны япканнан соң эшләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев