Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Шанс» социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Светлана Корочкина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Быел балалар "ышаныч телефоны«на 10 ел тула.

Аның үсешенә керткән өлеше өчен Алабуга районының «Шанс» Психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Светлана Корочкина ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ай саен ышаныч хезмәтенең һәр модераторы бөтен Татарстаннан бер меңгә якын бала һәм яшүсмердән шалтырату кабул итә. Ә Алабуга белгечләренең мондый мөрәҗәгатьләр саны күбрәк җылган, чөнки бу хезмәт 2001 елда ук эшли башлаган.

— Ул вакытта яшүсмерләр белән хәлләр катлаулы иде, һәм балалар өчен «ышаныч телефоны» аларга ярдәм итүнең бердәнбер ысулы булды. Бу телефон Алабуга районы буенча гына хезмәт күрсәтте. Абонент линиясе өчен муниципалитет түләде. Шулай итеп, Алабугада «ышаныч телефоны» 2010 елга кадәр эшләде, аннары республика барлык линияләргә бердәм гомумроссия номеры астында берләшергә тәкъдим итте, — дип аңлатты Светлана Корочкина.

Хәзерге көндә Татарстанда шундый биш линия эшли: Алабуга, Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Камада.

— Еш кына яшьтәшләре, аннары егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар килә. Ата-аналар ягыннан да мөрәҗәгатьләр була. Кешеләрнең проблемаларны кайдадыр аш бүлмәсендә яки танышлары белән хәл итмичә, нәкъ менә белгечкә мөрәҗәгать итүләрен хуплыйбыз, — ди Светлана Алексей кызы.

Исегезгә төшерәбез, балалар өчен "ышаныч телефоны"на авыр хәлдә калган һәр бала яки ата-ана мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта барлык шалтыратулар да бушлай һәм мөрәҗәгать итүче өчен дә, консультант өчен дә аноним рәвештә башкарыла.
Балалар өчен "ышаныч телефоны"на 8-800-2000-122 бушлай номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев