Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәре теплицаларында чәчәк үсентеләре үстерәләр

Мәктәпләрнең үз теплицалары бар.

Тиздән шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары үстергән аллы-гөлле чәчәкләр урамнарны бизәп торачак. Хәзерге вакытта үз теплицалары булган шәһәр-район уку йортларында тырышып чәчәк үсентеләре үстерәләр.

Шунысы игътибарга лаек, укучылар укытучылары белән берлектә бу чәчәкләрне үзләре өчен генә түгел, башка оешмаларны матурлар өчен дә карап үстерә.

Мисалга, 2 нче татар гимназиясендә быел 1500 данә петуния һәм бәрхет чәчәк утыртылган. Бу хакта безгә уку йорты директоры Руслан Гарифуллин сөйләде. Исегезгә төшерәбез, ике ел элек 2 нче гимназия «Күңелле стартлар» муниципаль эстафетасында җиңүче булды һәм район башлыгының 1,5 миллион сум күләмендә грантын алды. Бу акчага монда теплицаны төзекләндерделәр, моңа кадәр ул бик начар хәлдә иде. Хәзер биредә эш кайный. Ә менә авыл мәктәпләрендә укучы балалар үзләре үстергән чәчәк үсентеләре белән авылларын бизи алачак. Мәсәлән, бу үсемлекләр белән җирле үзидарә советы, клуб территорияләрен матурларга планлаштыралар.

КФУның Алабуга институты студентлары һәм Университет мәктәбе укучылары исә иң күп — 5000 үсенте белән мактана ала. 

Хәзерге вакытта Университет мәктәбе территориясендә урнашкан теплицада укучыларның эре чәчәкле гибрид һәм ампель сортлы петуния һәм бәрхет чәчәкләре үстерергә тырышып яткан мәлләре. Аларга биологлар һәм укытучылары булыша, әлбәттә. Биологлар әйтүенчә, бу чәчәкләр — үзләре матур, үзләре артык таләпчән дә түгел, озак та тора — чәчәкләренә көзгә кадәр сокланырга була.

— Үсентеләрне үстерү өчен яшь ботаниклар орлыкларны әзерләделәр һәм практик эшләр циклын билгеләделәр. Мәсәлән, гыйнвар — орлык һәм туфрак әзерләү, февраль — чәчү, март — карау... Ә хәзер балалар укытучылары белән бергә петуния үсентеләрен тәрбиялиләр. Сүз уңаеннан, теплицада кызлар гына түгел, малайлар да эшли. Петуния һәм бәрхет чәчәкләргә килгәндә, бу үсемлекләрнең барлык сортлары да салкынга чыдам, — дип сөйли Алабуга институтының биология һәм химия кафедрасы мөдире һәм бер үк вакытта университет мәктәбе кураторларының берсе Илзира Гыйбадуллина.

Чәчәк үсентеләре шәһәр урамнарына май аенда утыртылачак.

— Хәзерге вакытта петуния чәчәгенең 5000 данәсе бар инде. Ләкин күбрәк тә булачак, чөнки әле шытып чыккан орлыкларның бер өлеше күчереп утыртылмаган, ә үсентеләр бик күп. Петуния орлыклары бик кечкенә, тузан кебек. Шуңа күрә мәктәп укучыларына алар белән эшләү авыррак. Орлыклар белән студентлар эшли. Ә менә шытып, бераз үсеп киткән үсентеләрне мәктәп укучылары карый. Узган елда алабугалылар да, шәһәр оешмалары коллективлары да безнең үсентеләрне бик теләп алып бетерделәр, — ди биологлар.

Сүз уңаеннан, быел да шәкертләр үстергән чәчәк үсентеләрен алу өчен теләсә кайсы оешма мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев